Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә 10 мең кешегә 12,6 табиб туры килә

    Чүпрәле районы халкына бер үзәк, бер участок хастаханәсе, 38 фельдшерлык-акушерлык пункты медицина ярдәме күрсәтә. Районның дәвалау-профилактика учреждениесендә 31 табиб, 210 урта медицина хезмәткәре эшли. Халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең радиусы-45 километр. Районның 10 мең кешесенә 12,6 табиб туры килә. Республикада бу күрсәткеч-35кә якын.

    Бүгенге көндә районда 24686 кеше яши, шуларның 11822сен- ир-егетләр (47,9%), 13392сен хатын-кызлар (52,1%) тәшкил итә. 2013 елда районда 376 кеше вафат булган, 188 бала туган. Туучылар саны уртача республика күрсәткеченнән түбән. 2013 елда туучылар саны үткән елга караганда 21гә азрак.

    Район медицинасының бүгенгесе

    Үткән елда Матак һәм Түбән Чәке авылларында модульле ФАПлар төзелде. Хәзерге вакытта аларны дәүләт теркәвенә документлар тапшырылган. 2012 елда Городище авылында төзелеп, куллануга тапшырылган ФАПка дәүләт теркәве үткәрелгән. Район үзәк хастаханәсенең кер юу бүлегендә җиһазлар алмаштырылып, капиталь төзекләндерү үткәрелгән. Шәйморза участок хастаханәсендә 5 миллион сумлык, 9 фельдшер- акушерлык пунктларында 100әр мең сумлык төзекләндерү эшләре башкарылган. Хорновар-Шигали һәм Яңа Чокалы авылларындагы ФАПлар капиталь төзекләндерелгән мәктәп биналарына күчерелгән һәм аларга яңа җиһазлар кайтарылган.

    Үткән елда район сәламәтлек саклау өлкәсенә 99 миллион 68 мең 700 сум күләмендә бюджет расланган булган. Шул исәптән, хезмәт хакын түләүгә 60 миллион 385 мең сум, медикаментларга 5 миллион 512 мең сум, туклануга 2 миллион 641 мең сум каралган булган. Бюджетның үтәлеше 98,8 процентны тәшкил иткән. Үткән ел план буенча халыкның билгеле бер төркемен диспансерлаштыру буенча 3034 кеше тикшерелгән һәм хастаханә счетына 3 миллион 684 мең сум акча кергән. Бала табу сертификатлары буенча 1 миллион 553 мең сум күчкән. 2013 елда райондагы сәламәтлек саклау өлкәсен финанслауга 107 миллион 466 мең 300 сум күләмендә акча тотылган. Бер хезмәткәрнең уртача айлык хезмәт хакы 16760 сумны тәшкил иткән. Шул исәптән, ел дәвамында табибларга-38150, урта персоналга-16250, кече персоналга 8610 сум күләмендә уртача айлык хезмәт хакы түләнгән.

    Үткән елда 4 миллион сумга якын медицина җиһазлары сатып алынган.

    Район үзәк хастаханәсендә хирургия (хирургия юнәлешендә 25 койка- урын, отоларингология-2 койка-урын), терапия (терапия-33, неврология-4, гинекология 6 койка-урын), балалар (18 койка-урын), акушер стационары (акушер-2, йөклелек патологиясе-5, яңа туган балалар өчен 2 койка-урын), көндезге стационар (гинекология-2, неврология-8, терапия-1, хирургия-1, педиатр-1 койка-урын) бүлекләре авыруларны дәвалый. Шәйморза участок хастаханәсендә стационарда гомуми 15 койка-урын, көндезге стационарда гомуми 4 койка-урын исәпләнә. Агымдагы елда тәүлек дәвамындагы стационарда койка-урын фонды 14 кә кыскартылып, район үзәк хастаханәсендә-88 һәм Шәйморза участок хастаханәсендә 10 койка-урынны тәшкил итәчәк.

    Дәвалау өлкәсе, дарулар белән тәэмин ителеш

    2013 елда район буенча 3110 федераль ташламага ия булган авырулар (инвалидлар) теркәлгән. Шуларның 744е генә социаль хезмәттән баш тартмаган. Алар өчен 72 номерлы район үзәк аптекасыннан 7 миллион 335 мең сумлык медикаментлар федераль линия буенча кайткан. Аптекадан 18870 рецепт буенча 7 миллион 77 мең сумнан артыклык дару бирелгән. 1 рецептның уртача суммасы 375 сумны тәшкил иткән. Бер пациентка туры килгән уртача сумма 9513 сумны тәшкил иткән.

    Шул ук вакытта районда региональ ташламага ия булган 682 авыру кеше дә исәпләнә. Андыйларга 72 номерлы аптека аша 1 миллион 254 мең 859 сумлык медикаментлар кайтарылган. Аптекадан 1 миллион 176 мең 859 сумлык, 3606 рецепт буенча, дару бирелгән. 1 рецептның уртача суммасы 323 сумны тәшкил иткән. Бер пациентка уртача 1725 сум туры килгән.

    Район буенча үлем-китемне анализлаганда, үлемнең күп очраклары йөрәк-кан тамырлары, кан әйләнеше авыруларына туры килә. 2013 елда 275 кеше шундый диагноздан үлгән. Икенче урында яман шеш авыруы тора. Әлеге чирдән үткән ел районда 47 кешенең үлеме теркәлгән. Имгәнү һәм агуланулардан үлүчеләр саны (моңа исерткеч эчемлекләр кулланудан дөнья белән хушлашучылар да керә), 2011 ел белән чагыштырганда, 15кә кимесә дә, кызганычка каршы мондыйлар өченче баскычта кала бирә. 2013 елда 39 кеше имгәнүләр һәм агулану аркасында үлгән. Мондый статистиканы китерүебез һич тә куркыту өчен түгел, киресенчә, уйланырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырабыз. Табиблар яман шеш, кан әйләнеше авыруларыннан үлүчеләр санының күп булуын, хастаханәләргә соң мөрәҗәгать итү белән аңлата. Кеше һаман үз сәламәтлегенә битараф булып кала, димәк. Ә бит вакытында мөрәҗәгать иткәндә, тиешле тикшерүләр, диспансеризация үткәндә дәваланганда мондый төр авыруларның гомере дә күпкә озынаер иде.

    Шул ук вакытта 2011-2012 еллар белән чагыштырганда районда туберкулез, венерик авырулар белән авыручылар саны кимегән.

    Район үзәк хастаханәсенә табиблар кирәк

    Кадрлар белән эшләү район үзәк хастаханәсендә план нигезендә башкарыла. Табибларның, гомумән, медицина персоналының квалификацияләрен күтәрү өстендә эш алып барыла. Укыту бюджет акчалары хисабына башкарыла. Табибларның квалификацияләрен күтәрү максатында клиник һәм паталогоанатомик конференцияләр (һәр ай саен), тематик семинарлар-медицина советы утырышлары (аена бер тапкыр) үткәрелә. Шулай ук, табиблар һәм медицина персоналы Казан дәүләт медицина академиясе һәм Казан дәүләт медицина университеты, Республика клиник хастаханәсе (РКБ)да квалификацияләрен күтәрәләр. Район үзәк хастаханәсе табиблары республика, регионара конференцияләрдә һәм семинарларда катнашып, тәҗрибә уртаклашалар. Табиблар Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгында, урта медицина персоналы район үзәк хастаханәсе, Буа медицина училищесы һәм Казан база медицина колледжында аттестация үтә.

    Бүгенге көндә районда беренчел звено, эндокринолог, кардиолог, инфекционист, фтизиатр, функциональ диагностика табиблары җитешми. Офтальмолог, маммограф кебек табиблар исә бөтенләй юк. Онколог, невролог, ЛОР, дерматолог вазифалары башка вазифа белән берлектә алып барыла. Район үзәк хастаханәсенә неонатолог та кирәк.

    Киләчәккә планнар

    Агымдагы елда Чуваш Бизнәсе авылында модульле фельдшер-акшерлык пункты, Иске Задур һәм Иске Уби авылларында мондый пунктларны төзекләндерү планга кертелгән. Иске Шәйморза участок хастаханәсенә һәм Борындык фельдшерлык-акушерлык пунктына якынча 2 миллион сумлык яңа җиһазлар кайтару планлаштырыла.

    Шулай ук, район үзәк хастаханәсендәге тышкы җылылык трассасын изоляцияләнгән яңа торбаларга алмаштыру да күздә тотыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: