Туган Як

Чүпрәле районы

Рус

Тат

Чув
Сәламәт яшәү рәвеше

Чүпрәле командасы Тәтештә волейбол буенча өченче урын яулады

Волейбол буенча Тәтеш муниципаль районы башлыгы кубогына үткәрелгән ачык турнирда безнең район командасы өченче урынны яулады.

29 мартта, Тәтеш шәһәрендә волейбол буенча ел саен үткәрелеп килүче традицион ачык турнирда Татарстан Республикасының Иделаръягы зонасына кергән Апас, Буа, Тәтеш, Кайбыч, Кама Тамагы, Чүпрәле һәм Югары Ослан районнары командалары катнашты. Составында Руслан Вильданов (капитан), Илһам Багаутдинов, Эмиль Вәлиуллин, Нияз Җәббаров, Руслан Сөләйманов, Раиль һәм Фаиль Исхаковлар булган команда безнең район данын яклады.

Киеренке уеннар нәтиҗәсеннән соң, безнең спортчылар турнирның финал өлешенә үттеләр һәм өченче урын өчен Югары Ослан командасы белән очраштылар. Көндәшләрнең никадәр оста уйнауларына да карамастан, безнекеләр үз уеннарын, үз характерларын күрсәтә алдылар һәм 2:1 исәбе белән җиңү яуладылар. Беренче урынга- Буа, икенче урынга паркет хуҗалары лаек булды. 1- 3 урыннарны яулаган командаларга истәлек бүләкләре, дипломнар һәм медальләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: волейбол