Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле чаңгычылары республикада бишенче

    9- 12 март көннәрендә Яшел Үзәндәге "Маяк" спорт базасында мәктәп укучыларының чаңгы буенча "Татарстан өметләре" дип аталган ярышлары булып үтте.

    Анда 15 районнан 200 гә якын спортчы катнашты. Безнең район данын Виктория Волкова, Виктория Голубчик, Нина Скворцова, Клавдия Ахмукова, Анастасия Дергунова, Артем Чернов, Кирилл Саймуллов (барысы да Яңа Уби авылыннан), Игорь Колпаков (Чуваш Чүпрәлесе), Константин Спиридонов (Убидан), Денис Кузнецов (Чуваш Чүпрәлесеннән) кебек оста чаңгычылар яклады. Гомуми нәтиҗәләр буенча Чүпрәле районы командасы бишенче урынга лаек булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чаңгы
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: