Чүпрәле шахматчысы зонаара турнир чемпионы булды

10 февраль көнне Татарстан Республикасында яшәүче пенсионерлар арасында шашка һәм шахмат буенча VI темп турнирга старт бирелде. Аның беренче этабы район һәм шәһәрләрдә үткәрелде.
Өлкәннәр арасында шашка һәм шахмат уенын популярлаштыру һәм пропагандалауны максат итеп куйган әлеге сайлап алу турниры безнең районда да югары дәрәҗәдә үтте һәм иң оста уенчылар ачыкланды. Беренче урыннарны яулаган спортчыларыбыз- Шамилә Федорова, Фәния Айзәтуллова, Ханбик Камалов һәм Данир Шәрәфетдиноов 26 февральдә, Буа шәһәрендә узган зонара турнирның икенче этабында катнашты. Анда Иделаръягының алты муниципаль районыннан килгән иң яхшы шахматчылар һәм шашкачылар республика турнирына юллама алу өчен көрәштеләр. Әйтергә кирәк, башка еллардан аермалы буларак командабыз уеннарны бик уңышлы узды. Гомуми баллар буенча шахматчыларыбыз Буа спортчыларыннан аз гына калышып, икенче урынны яуладылар. Шашка буенча да тәтешлеләргә генә оттырып икенче баскычка урнаштык.
Шамилә Федорова зона турнирында иң көчле шахматчы булды, ә Ханбик Камалов өченче урынны алды. Шашка буенча Данир Шәрәфетдинов белән Фәния Айзәтуллова өченче урыннарны яуладылар. Спортчыларыбызны зур җиңүләре белән ихлас котлыйбыз, алдагы спорт чараларында да актив катнашып, матур уен күрсәтүләрен телибез. Зона турнирында беренче урынны яулаучылар 2 мартта Казан шәһәрендә узачак ярышларга юллама алдылар. Җиңүчеләргә Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсионерлар союзының региональ идарәсе, Татарстан Республикасының спорт һәм яшьләр эшләре буенча министрлыгы, ТР ның шахмат федерациясе тарафыннан кубоклар һәм Дипломнар тапшырылачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 март 2021 - 06:37Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Халыкара хатын-кызлар көне белән котлавы Кадерле хатын-кызлар!3400
-
5 март 2021 - 22:10Чүпрәледә "Хатын-кыз-милли илһам чыганагы" район бәйгесе узды Чара Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына, шулай ук 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде.5600
-
5 март 2021 - 11:17Матак урта мәктәбе мөгаллиме һөнәри бәйгедә катнашты Бәйгенең нәтиҗәләре март ахырында билгеле булачак.4100
-
5 март 2021 - 10:47Баскетбол буенча ярыштылар “Алтын” физкультура-савыктыру комплексында “КЭС - Баскет” мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының муниципаль этабы узды.3900
-
5 март 2021 - 10:44Колпаков призына чаңгы ярышлары Район чаңгы базасында интернационалист-сугышчы, запастагы полковник, Чуваш Чүпрәлесе авылында туган Валерий Федорович Колпаков призларына чаңгы ярышлары узды.3400
-
5 март 2021 - 10:11Мөгаллимә Роза Роза Әһлиулла кызы Юсупованың бар гомере район тормышы белән бәйле.5900
-
5 март 2021 - 08:30Ана капиталы исәбеннән айлык түләүләр гариза нигезендә озынайтыла Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы яисә Пенсия фонды порталындагы шәхси кабинет аша тапшырырга мөмкин4000
-
4 март 2021 - 15:07Административ комиссиягә тәртип бозучы чүпрәлеләр чакырылды Утырышта административ тәртип бозулар буенча алты эш каралды.3400
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.14200
-
4 март 2021 - 09:03Якшәмбе көнне Иске Чүпрәле авылының үзәк урамнары ябылачак Хәрәкәт Май чабу бәйрәме үткәнлектән чикләнәчәк.3500
-
2 март 2021 - 15:01Чүпрәледә Россиянең атказанган рәссамы Миша Григорянның рәсем күргәзмәсе була Күргәзмә Россия Рәссамнар берлеге тарафыннан оештырыла.5100
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.20100
-
1 февраль 2021 - 13:24Эштә дә, ашта да бергә
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
8 март 2021 - 07:42Марат Гафаровның Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан котлавыКадерле хатын-кызлар!3100
-
7 март 2021 - 15:23Әйлән-бәйлән, коймак, күңелле уеннар: чүпрәлеләр Май чабуны билгеләп үттеләрРоссиядә быел 8 марттан Май чабу атнасы башлана һәм 14 мартка кадәр дәвам итәчәк.3500
-
7 март 2021 - 15:23Әйлән-бәйлән, коймак, күңелле уеннар: чүпрәлеләр Май чабуны билгеләп үттеләр Россиядә быел 8 марттан Май чабу атнасы башлана һәм 14 мартка кадәр дәвам итәчәк.3500
-
8 март 2021 - 06:37Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Халыкара хатын-кызлар көне белән котлавы Кадерле хатын-кызлар!3400
-
8 март 2021 - 07:42Марат Гафаровның Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан котлавы Кадерле хатын-кызлар!3100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика