Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • “Бердәм Россия” партиясе кубогы өчен чүпрәлеләр волейболда ярышты

    Спортчылар парады "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүюлекчәсе секретаре, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Александр Шадриковның тәбрикләве һәм Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Дәүләт Гимнары белән башланып китте. Александр Валерьевич ярышка килгән командаларны (алар унау иде) һәм җанатарларны Халыклар бердәмлеге көне белән ихлас котлады, спортчыларның матур уен күрсәтеп җиңү яулауларын теләде.

    Уеннар балалар һәм яшүсмерләр спорт һәм Иске Чүпрәленең 1 санлы урта мәктәпләре залларында үтте. Көн буена сузылган киеренке ярышлардан соң Иске Чүпрәленең лицей командасы (капитаны Салават Мөшәрәпов) җиңү яулап күчмә кубок иясе булдылар. Икенче һәм өченче урыннарны Яңа Элмәле һәм Иске Чокалы авылы җирлекләре командалары бүлеште. Александр Валерьевич аларга Грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Былтыргы турнир чемпионы- балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы дүртенче урынга лаек булды. Баш хөкемдар Илдус Мөшәрәповның әйтүенә караганда, әлеге спорт төре районда популярлаша бара, командаларның да осталыклары арта. Бу бик күркәм күренеш. Хәзер волейболчылар арасында өлкәннәрне дә, кече яшьтәгеләрне дә очратырга мөмкин. "Спорт белән яшәгез, сәламәт тәндә сәламәт акыл",- диде район башлыгы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: