Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • “Акчарлак” йөзү бассейнында яңа рекордлар

    Районда йөзү спорты киң колач җәя. Үткән еллар белән чагыштырганда да ярышларда катнашучыларның саны да бермә- бер артты.

    Елның өченче аена аяк басуга гына да карамастан, район йөзүчеләре арасында берничә мәртәбә зур ярышлар үтте. - Район халкы бассейнга тартыла бара, алар арасында биш- алты яшьлек балалардан башлап, пенсия яшендәге өлкәннәрне дә күрергә мөмкин. Сәламәт яшәү рәвешен һәм суда йөзү спортын пропагандалау буенча үзебез дә даими тырышлык куябыз. Кичке якта һәр көнне сауна эшли, тренажер заллары да гөрләп тора. Халык килсен, сәламәт тәндә, сәламәт акыл,-диләр бит. Районның танылган хирург- табибы Руслан Вәлиев та үзенең бик акыллы фикерләре белән уртаклаша: "Авырмаган кеше юктыр да инде, әллә ни хәтле суммаларда акча туздырып дару алганчы, бассейнга язылсаң күпкә отышлы булыр иде",- ди ул. Хөрмәтле хатын- кызларыбыз бәйрәме алдыннан үткәрелгән йөзү ярышларында йөздән артык спортчы катнашты. -Әлеге бәйрәм уңаеннан мондый ярышлар уздыру бигрәк тә куанычлы. Хатын- кызларыбыз һәрвакыт сәламәт, шатлык- куанычта бәхетле яшәсеннәр,- дип ярышларны башлады балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Николай Хрисанов. Стартка да беренче булып хатын- кызлар басты. Әлбәттә, алар- 25, ә ир- егетләр 50 метрлы дистанциядә иң яхшы нәтиҗә күрсәтү өчен тырыштылар. 18 яшькә кадәрге кызлар арасында шушы араны 17 секундта үтеп Айгөл Миначева беренче урынга лаек булды.Ильнара Сәлахетдинова һәм Вероника Романова икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр. Өлкәнрәк хатын- кызлар арасында Елена Гаврилова, Елена Нуретдинова, Татьяна Яшина, Римма Нәфиева, Елена Поселенцева һәм Роза Исхакова иң җитез йөзүчеләр булып танылдылар. Яшүсмерләр һәм ир- егетләр арасында Сергей Волков, Ильшат Мәхмутов, Аркадий Кутюмов, Евгений Меньшов, Сергей Синдюков, Юрий Карсаков, Валерий Юманов, Юрий Митрошкин, Вячеслав Кондрашкин, пенсионерлардан Җәүдәт Хамдиев, Вазыйх Сатдинов һәм Мөнир Насретдинов үз яшьтәшләре белән ярышып призларга лаек булдылар. Муниципаль район башкарма комитетының яшьләр эшләр һәм спорт буенча бүлеге начальнигы Фәрит Ахмәтов җиңү яулаган барлык спортчыларга Грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: