Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • 2015-Чүпрәледә Спорт елы

    Районда 23 спортзал, йөзү бассейны һәм спорт жиһазлары белән тәэмин ителгән ачык типтагы 45 мәйданчык бар. Аларның барысы да кулланыламы? Районда 2015 елны спорт елы дип игълан итү нинди максатларны күздә тота? Бүгенге әңгәмәдәшебез-башкарма комитетның спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлеге начальнигы Руслан Вилданов.

    -Башлап шуны әйтик, райондашларның күбесе спорт белән яшәде һәм яши. "Милләтләр кроссы", "Татарстан чаңгы юллары" һәм ГТО нормаларын тапшыруга әзерлек этабында барлык оешма коллективлары да актив катнашты. Хәзер спорт чараларында нәни балалардан алып 70 яшенә кадәрге өлкәннәрне дә күрергә мөмкин. Әмма, халыкның кайбер категориясе физкультура белән бөтенләй шөгыльләнми һәм аны кирәк дип тә санамый. Спорт елы кысаларында нәкъ менә шундыйларны физкультура белән шөгыльләнүгә тарту да максат итеп куела.

    -Спорт елының ике ае үтте. Шушы чорда башкарылган эшләргә кайбер нәтиҗәләр ясарга да мөмкиндер, мөгаен?

    -Шушы кыска гына вакыт эчендә сигез мәртәбә чаңгы ярышлары, биш мәртәбә алкалы хоккей турниры, ике мәртәбә йөзү буенча ярышлар, дүрт мәртәбә көрәш ярышлары, ике мәртәбә волейбол буенча турнир һәм бер мәртәбә шахмат уеннары узды. Мәктәп балалары арасында спартакиада дәвам итә. Оешма, учреждениеләр һәм авыл җирлекләре арасында да спартакиада башланды. Аның беренче төре чаңгы ярышлары булды. Аларда 12 оешма һәм 11 авыл җирлекләре командалары катнашты.Әле күптән түгел генә оешма, учреждениеләр арасында волейбол буенча ярышлар башланды. Турнирда катнашу өчен 16 ир-егетләр һәм тугыз хатын-кызлар командасы теләк белдерде. Шунысы куанычлы, әлеге турнирларда катнашу өчен пенсионерларыбыз да үз командасын тәкъдим иттеләр. Яшүсмер спортчыларыбыз районнан читтә үткәрелгән республика ярышларында 19 мәртәбә катнаштылар һәм лаеклы урыннар яуладылар. Шушы көннәрдә генә республика күләмендә үткәрелгән ярышларда районыбыз шахматчылары икенче урынны алып кайттылар (команда тренеры Азат Сәгъдиев).

    -Спорт төрләре буенча районда федерацияләр дә оешты. Аларның эшчәнлеге нидән гыйбарәт?

    -Әйе, чаңгы, көрәш, шахмат, алкалы хоккей, өстәл теннисы һәм ат спорты ярышларын оештырырга тиешле федерацияләр Спорт елын уңышлы башладылар (җитәкчеләре Ирфан Рәхматуллин, Ирек Мөхәммәтҗанов, Ильмас Шиһабетдинов, Фәрит Мөдәрисов, Барис Гафуров, Альфред Низамов).

    Муниципаль район башлыгы грантлары да билгеләнде. Алар өч номинация буенча биреләчәк. Гомуми белем бирү мәктәпләре, оешма һәм учреждениеләр, авыл җирлекләре әлеге Грантларга дәгъва кыла. Гомуми нәтиҗәләргә ел ахырында йомгак ясала. Беренче урынга-50, икенчегә-30 һәм өченче урын яулаучыга 20 мең сум Грант бирү карала. Бүгенге көндә үз номинацияләре буенча спорт мәктәбе, техникум, Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәбе, Яңа Элмәле, Саплык урта мәктәпләре, Чуваш Чүпрәлесе, Село-Уби, Звезда, Саплык авылы җирлекләре лидерлар позициясендә бара. Шул ук вакытта бер генә спорт ярышларында да катнашмаучы авыл җирлекләре дә бар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: