Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Зур Чынлы урта мәктәбендә авыл яшьләре арасында волейбол ярышлары узды

Зур Чынлы урта мәктәбенең спорт залында Герой авылдашыбыз Хакимов Исмәгыйл Кәбир улының кубогына Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап авыл яшьләре арасында волейбол буенча традицион турнир үткәрелде.

Ярышны оештыруда авыл җирлеге һәм мәктәп дирекциясе дә зур өлеш кертте. Турнирның иганәчесе - КФХ "Бикчуров" җитәкчесе Бикчуров Равил Ади улы .

Волейбол турнирына җиде команда юллама алды. Укытучылар коллективы, 9 сыйныф укучы кызлары, укучылар һәм студентлар җыелма командалары арсында көрәш киеренке барды. Турнирның хатын- кыз командаларының күчмә кубогы укучылар һәм студентлар җыелма командасында калды.

Ир- егетләр 4 команда арасында иң көчлене билгеләү өчен ярышты. Казан һәм Ульян каласыннан студентлар, Казанның Дәрвишләр бистәсеннән авылдашлар, авылыбызның ветераннар командалары җиңүгә омтылу, техник- тактик алымнарны куллану үрнәкләрен күрсәтеп уйнадылар. Зур Чынлы ветераннары күчмә кубокны саклап калдылар. Һәр катнашучыга мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Сәламәт яшәү рәвешенең бөтен өстенлекләрен дәлилләп спорт залларыбыз һәм мәйданчыкларыбыз беркайчан да буш тормасын иде дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Волейбол ярышлары Авыл яшьләре