Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Түбән Чәке авылында Николай Бултыковның истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары узды

Үткән атнада Түбән Чәке авылында Николай Бултыковның якты истәлегенә багышланган традицион чаңгы ярышлары узды.

Быел җиденче тапкыр үткәрелүче әлеге ярышларда катнашучылар, башка еллар белән чагыштырганда, шактый күп, 300дән артык спортчы килгән иде. Ярышка Түбән чәке, Чуваш Чүпрәлесе, Зур Аксу, Чуваш Бизнәсе, Алешкин-Саплык, Хорновар-Шигали, Уби, Яңа Уби авыллары спортчылары белән берлектә Чувашия Республикасының Шомыршы районыннан һәм Ульяновск өлкәләреннән дә чаңгычылар катнашты.

Ярышлар район башлыгы Александр Шадриковның чыгышы белән башланды. Ул Николай Бултыковның әйбәт чаңгычы, һәрвакыт сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы шәхес булуын билгеләп, чаңгычыларга уңышлар теләде.

Ярышларны яшь буын башлап җибәрде. Ярышның төп иганәчеләре Бултыковның гаиләсе һәм шәхси эшмәкәр Гөлнара Хөсәенова иде. Район гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре Кыр ашханәсе һәм пневматик коралдан атуны оештырганнар иде, спортчыларга кайнар аш һәм чәй тәкъдим иттеләр.

Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр түбәндәгечә:

2004-2005 елда туган ир-егетләр арасында Константин спиридонов (Уби)-1, Сергей Юманов (Чуваш Бизнәсе)-2, Владимир Макаров (Яңа Уби) 3 урынны яуладылар. Кызлар арасында: Даша першина (Түбән чәке)-1, Клавдия Ахмукова (Яңа Уби)-2, Ольга Цыганова (Уби)-3 урын.

2002-2003 елда туган ир-егетләр арасында: Игорь Колпаков (Чуваш Чүпрәлесе)-1, Вадим Саймуллов (Яңа Уби)-2, Денис Кузнецов (Чуваш Чүпрәлесе)-3 урын. Кызлар арасында: Вика Михайлова (Хорновар-Шигали)-1, Екатерина Ишметова (Уби)-2, Маргарита Мусаткина (Чуваш Чүпрәлесе)-3 урын.

2001 елда туган ир-егетләр арасында: Виктор Дергунов (Яңа Уби)-1, Кирилл саймуллов (Яңа Уби)-2, Артем Чернов (Уби) 3 урын. Кызлар арасында: Нина Скворцова (Алешкин-Саплык)-1, Ангелина Ятманова (Яңа Уби)-2, Даша Иванова (Түбән Чәке) -3 урын.

1999-2000 елларда туган ир-егетләр арасында: Анатолий Макаров (Уби)-1, Дмитрий Ларионов (Хорновар-Шигали)-2, Алексей максимов (Яңа Уби)- 3 урын. Кызлар арасында: Мария Ефимова (Яңа Уби)-1, Ольга Чербунова (Уби)-2, Василиса Шишкина (Түбән Чәке)-3 урын.

Реклама

1996-98 елларда туган ир-егетләр арасында: Василий Спиридонов (Уби)-1, Алексей ипатов (Уби)-2, Валентин Семенов (Хорновар-Шигали)-3 урын. Кызлар арасында: Татьяна Моисеева (Яңа Уби)-1, Елена Альмяшкмна (Уби)-2, Юлия Фурашкина (Уби)-3 урын.

19 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге ир-егетләр арасында: Александр Юманов (Чуваш Бизнәсе)-1, Алексей Солдатов (Кече Аксу)-2, Александр Старухин (Яңа Алгаш)-3 урын. Хатын-кызлар арасында: Наталья Мердюкова (Кече Аксу)-1, Анастасия Мердюкова (Кече Аксу)-2, Надежда Курочкина (Ульяновск)-3 урын.

31-42 яшьлек ир-егетләр арасында Виктор Нятунов (Түбән Чәке)-1, Сергей Синдюков (Чуваш Чүпрәлесе)-2, Николай Романов (Чуваш Чүпрәлесе)-3 урын. Хатын-кызлар арасында: Мария Утина (Шомыршы районы)-1, Зинаида Денисова (Хорновар-Шигали)-2, Наташа Суркина (Хорновар-Шигали)-3 урын.

43-51 яшьлек ир-егетләр арасында: Петр Спиридонов (Уби)-1, Владимир Солдатов (Кече Аксу)-2, Валерий Юманов (Чуваш Бизнәсе)-3 урын.

52-60 яшьлек ир-егетләр арасында: Юрий Романов (Чуваш Чүпрәлесе)-1, Николай Хрисанов (Чуваш Чүпрәлесе)-2, Виталий Землемеров (Чуваш Чүпрәлесе)-3 урын.

61 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәкләр: Новте Чукаст (Шомыршы районы)-1, Владимир Ильин (Городище)-2, Александр Бушуев (Городище)-3 урын.

Ярышларда җиңүче барлык спортчылар да Мактау Грамоталарына һәм бүләккә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чаңгы ярышлары узды