Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Сәламәт яшәү рәвеше

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктә-бенең Фәридә Сибгатуллина җитәкләгән 7 "а" сыйныфында әниләр белән бергәләп "Без сәламәт яшәү рәвеше өчен" дип аталган спорт ярышлары булып үтте.

Ярыш "Дуслык" һәм "Кояшкай" командалары арасында барды. Бәйге "Сәламәтлек" темасына плакат ясау белән башланып китте. Бәйгедә әниләр берсеннән-берсе кызыклы, мавыктыргыч булган эстафеталарда катнаштылар. Әниләрдән Р.Вафина, А.Мәхмүтова, Э.Загреева, Э.Мөхет-динова, Н.Зәйдуллова, Г.Хафизова, Ф.Каюмова, Ә.Алимова зур актив-лык күрсәттеләр. Кайбер этапта балаларыннан да уздырып җибәрделәр. Ярышны йомгаклап, жюри әгъзасы Р.Ф.Әхмәтова, ярышта катнашкан укучыларга, әниләргә рәхмәтен җиткереп, җиңүчеләргә дипломнар тапшырды. "Кояшкай" командасы (укучылар) җитезрәк булды, алар I урынга, ә "Дуслык" (әниләр) командасы II урынга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф