Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Россия ярышларында Динар–өченче

Башлангыч сыйныфларда укыган елларында ук инде Динар бил алыша башлаган иде.

Әтисе Ирек Мөхәммәтҗанов тренерлыгы астында ул бик яшьли көрәш алымнарын өйрәнә, мускулларын ныгыту максатыннан спорт белән махсус шөгыльләнә. Еллар үтү белән нәтиҗәләр дә үзен күрсәтә. Үткән елгы сабан туенда унсигез яшькә кадәрге көрәшчеләр арасында беренчелекне яулый. Олимпия резервында торган Ульяновск шәһәренең физкультура педагогия техникумына укырга кергәч тә яраткан спорт төре белән шөгыльләнүен дәвам итә. Төрле турнирларда катнашып призларга лаек була. Ульяновск өлкәсендә татар-башкорт көрәше буенча федерация рәисе, Чүпрәле сабан туйларының берничә мәртәбә абсолют батыры булган якташыбыз Фәнис Җәббаров та Динарны күреп ала һәм көрәш осталыгын тагын да арттыруда ярдәм күрсәтә.

Реклама

Шланга авылы егете әле март ахырларында гына Йошкар-Ола шәһәрендә Россия беренчелегенә үткәрелгән татар-башкорт көрәше буенча ярышларда катнашты. Дөрес, Динар анда Ульяновск командасы составында чыгыш ясады. Шулай да якташыбызның 75 килограммга кадәр авырлыкта көрәшеп, йөздән артык спортчы арасында өченче урынны яулавы куандыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт

2
X