Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Прививка ясаттыңмы әле?

Татарстанга 320 мең доза (районга 2800) "Гриппол" һәм "Гриппол плюс" вакцинасы кайтарылган.

Шушы көннәрдә тагын бер партия вакцина көтелә. ТР сәламәтлек саклау министры А.Фәррахов әйтүенчә, иң куркынычы гриппның үзе түгел, ә төрле катлауланулар булуы. Өлкән яшьтәгеләр, сулыш юллары белән еш авыраучылар, мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары, медицина персоналы, көнкүреш, транспорт сферасы, уку йортлары хезмәткәрләре югары куркынычлылык төркеменә керәләр икән. Моннан 4-5 еллар элек грипп белән 300-400 мең кеше авырса, вакцинация үткәрү нәтиҗәсендә соңгы елларда ул саннар 3-4 меңне генә тәшкил итә. Татарстанда вакцинация өчен үзебездә эшләнгән "Гриппол" һәм "Гриппол плюс" вакциналары кулланыла. Шулай ук Голландия һәм Франциядә эшләнгән вакциналарны да кулланырга мөмкин. Бәяләр арасындагы аерма зур түгел. Әмма сәламәтлек саклау министры үзебезнең вакциналарның да составлары буенча чит илнекеләрдән берничек тә калышмавын әйтә. Район үзәк хастаханәсе җитәкчеләре әйтүенчә, прививка ясату-ирекле. -15 яшькә кадәрле балаларга ул әти-әнисе рөхсәте белән генә ясала,- ди эпидемиолог Раиса Борисова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: привика