Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Көчлеләр бил алышты

Шланга авылында, күп мәртәбә Сабантуй батыры булган Рөстәм Якупов хөрмәтенә багышланган, 1995-2000 нче елгы яшьләр арасында көрәш бәйгесе булып үтте.

Бәйгедә балалар һәм яшьләр спорт мәктәбе директоры Николай Хрисанов, Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Наил Шихранов, Яңа Элмәле урта мәктәбе директоры Владимир Мискин, үзенең көрәшчеләр командасы белән Марс авыл җирлеге башлыгы Фәрит Мифтахов, Иске Кәкерледән көрәшчеләр командасы белән Айрат Усманов катнаштылар.

Бәйге "Бердәм Россия" партиясе шигаре астында үтте. "Бердәм Россия активистлары "Бердәм булыйк!" акциясе кысаларында чыгышлар әзерләделәр. Ольга Ефремова җитәкчелегендәге бию төркеме, сәламәт яшәү рәвешен алга сөргән чыгышларын тәкъдим иттеләр.

Реклама

Бу көнне көрәш бәйгесендә 3 команда бил алышты. Барлык төр үлчәү авырлыкларында җиңүләр буенча, Шланга авылы командасы-I, Каракитә командасы-II, Иске Кәкерле командасы III урынга лаек булдылар. Командалар һәм һәр үлчәү авырлыгындагы җиңүчеләр Мактау Грамоталары, кубоклар, медальләр, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. "Инә дә бүләк, дөя дә бүләк" дигәндәй, җиңүче командаларга һәм дә тагын ике җиңүчегә Илнур Нуретдинов үзенең яраткан куяннарын бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш