Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Кеше булып калу мөһим

Әле шушы көннәрдә генә федераль телеканал аша Андрей Малахов алып бара торган "Пусть говорят" тапшыруында Рязань шәһәре яшүсмерләренең бер яшьтәшләрен пычак белән кадап үтерүләре хакында күрсәтелде.

Ата-ана һәм мәктәп тәрбиясеннән читләшеп, урам йогынтысына бирелгән бертөркем яшүсмерләрнең мондый адымга баруларын ничек аңларга? Кем гаепле? Без укыткан һәм тәрбия биргән укучыларның киләчәктә дөрес юлдан баруларына тулы ышаныч бармы? Өйдәге тәрбиягә ата-ананың йогынтысы нинди? Җан әрнеткеч сораулар бихисап, ә шулай да нәрсә соң ул тәрбия? Тәрбия -ул кешедәге яхшы сыйфатларны үстерү, көчәйтү, начар сыйфатларга каршы көрәш, балаларның рухын баету, шул байлыкка дөрес юнәлеш бирү. Тәрбия туктаса, башбаштаклык, бәла башлана. Нәкъ менә бала чакта кешенең алдагы көндә яшәү рәвешенә нигез салына. Балачак тоташ бәйрәмнәрдән генә торырга тиеш түгел. Балачак һәм үсмерлек-хәлиткеч чор. Әнкәсенең бишек җырын әле телне дә белмәгән сабый үз аңына салып куя. Бишек җыры аша ана баласын акыллы, хисле, назлы булырга өйрәтә. Бала тирбәлә, сөйләшергә өйрәнә, тәрбияләнә. Әлеге тапшыруда бер психолог бик дөрес фикер әйтте: "15 яшьтә инде баланы тәрбияләп булмый. Аның үз-үзен тәрбияләү чоры башлана һәм ул гомер буе дәвам итә, гәрчә әти-әнисе мәңгелек тәрбияче булсалар да". Әйе, бала бәхете әти-әни кулында. Балалар һәм зурлар төрле вакыт аралыгында яшәп тә бер юнәлештә "хәрәкәт итәләр" һәм фикерләре уртак икән-бу зур бәхет. Туып-үскән гаиләсе, балачагы кешенең алдагы тормышына зур йогынты ясый. Ни кызганыч, соңгы елларда әхлак кануннары бозылу нәтиҗәсендә ак-карага, кара акка әйләнеп бара. Бүген без рухи байлыкларыбызны югалта барабыз. Хәзерге рәхимсез, шау-шулы, болгавыр заманда да кеше булып калу бик мөһим. Акылы булган кеше әхлакка һәрвакыт мохтаҗ. Оялу, оялчанлык-баланың иң күркәм сыйфатлары. Оялчан кыз, мәсәлән, урамда аягүрә басып сыра эчми, тән күрсәтеп тә йөрми, буыла-буыла тәмәке тартмый (егетләр белән ярышып). Оялчан кыз беркайчан да очраган бер кешегә тагылып йөрми. Чибәр булсалар да ахмак, аңгыра кызларны егетләр дә яратмый. Яшьләрнең йөгәнсезлеге һәлакәттән башка бернигә дә китерми. А.С.Макаренко әйтүенчә, барлык әхлак сыйфатлары балада 5 яшькә кадәр салына. Бала күңеле ак кәгазь, аңа ни язсаң-шул кала. Газета-журналлар белән кызыксыну, китап уку гаиләдә башлана, бакчада, мәктәптә дәвам итә. Әти-әниләр, әби-бабайлар! Балаларыбыз һәм оныкларыбыз белән күбрәк шөгыльләник. Аларда күркәм холык тәрбияләп, үзләрен илебезгә хезмәт итәргә әзерлик. Алар урам тәрбиясенә каршы торырлык булсыннар иде. Тәрбия эшендә шәхси үрнәк иң көчле чара. Үсеп җиткәч баланы каһәрләүдән файда юк. Тәрбияле бала һичкайчан җинаять юлына басмас, ата-ана йөзенә дә кызыллык китермәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәрбия темасына