Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Каһарман кубогына көрәш турниры

Быел Россия халкы Әфганстан сугышыннан гаскәрләрне чыгаруның 24 еллыгын билгеләп үтте. Шушы уңайдан һәр җирлектә төрле чаралар оештырылды.

10 елга якын инде Батыр районының Татар Согыты авылында, сугышчы-интернационалист, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Рифкать Куликовны искә алу уңаеннан татар-башкорт көрәше буенча турнир үткәрелеп килә. Безнең авыл командасы әлеге турнирда һәр ел саен катнаша. Турнирның үзенчәлеге шунда, Чувашия Республикасының татарлар яши торган һәр төбәктән диярлек көрәшчеләр командасы килә. Әйтергә кирәк, спортчылар арасында бик оста һәм тәҗрибәле көрәшчеләр бар. Мондый турнирда катнашып, спорт остасына кандидатлар белән бил алышу безнең егетләр өчен дә бик файдалы. Быел турнирда 10 команда катнашты, келәмгә 100 дән артык көрәшче чыкты. Спортчыларыбыздан үз үлчәү авырлыкларында Наил Низамов-II, Раил Айнетдинов һәм Ильмир Алимов III урыннарны яуладылар. Даниф Сөләйманов белән Раиль Камаловның көрәш алымнары да хөкемдарларга ошады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт