Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Хоккейчылар Фәнис Загреевны искә алдылар

Район үзәгендә үткәрелгән әлеге традицион турнирда Апас, Буа, Кама Тамагы һәм Чүпрәле командалары күчмә кубок өчен көч сынашты.

Хоккей яратучы ир- егетләр өчен әлеге чара менә дигән бүләк булды. Стадионга килгән һәр ир- ат ачык саф һавада үзе яраткан команда өчен җат атты. Ә ул көнне чыннан да һава бик җылы иде. Шуңа күрә дә җанатарлар арасында хоккейны үз иткән хатын- кызлар, бала- чагалар да байтак иде. Гомумән, бу көнне район үзәге зур спорт бәйрәмен хәтерләтте. Турнирны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов ачты. Ул кыскача Фәнис Загреевның биографиясе белән таныштырды. Ә Фәнисне районда гына түгел, республиканың да, күрше өлкәләрнең дә спорт дөньясында яхшы хәтерли. Югары уку йортын тәмамлап физкультура һәм спорт буенча белгечлек ала. 1992, 1993 һәм 1994 елларда ул Чүпрәле районы хоккейчыларының җыелма командасы составында уйнап, авыл районнары арасында республика чемпионы була. Районда балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбен оештыра. Гомеренең соңгы көненә кадәр ул район спортчыларының иң якын дусты һәм оста тренеры да иде. Хоккей турниры башланыр алдыннан муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов Фәниснең улларына истәлек бүләкләре тапшырды, нык исәнлек һәм бәхетле озын гомер теләде. Турнирның барлык уеннарыннан соң Буа командасы җиңүче дип билгеләнде. Кама Тамагы һәм Апас хоккейчылары икенче һәм өченче урыннарга лаек булдылар. Җиңүчеләрне Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Александр Шадриков тәбрикләде һәм истәлек бүләкләре тапшырды. -Барлык командалар да эчтәлекле матур уен күрсәтте. Барыгызга да нык сәламәтлек, спорт уңышлары телим. Ә спортташ дустыгызны шулай олылап, искә алып турнирлар үткәрүегез бик күркәм традиция. Моны киләчәктә дә дәвам итегез,- диде Александр Валерьевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей