Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Чүпрәле шахматчысы зонаара турнир чемпионы булды

10 февраль көнне Татарстан Республикасында яшәүче пенсионерлар арасында шашка һәм шахмат буенча VI темп турнирга старт бирелде. Аның беренче этабы район һәм шәһәрләрдә үткәрелде.

Өлкәннәр арасында шашка һәм шахмат уенын популярлаштыру һәм пропагандалауны максат итеп куйган әлеге сайлап алу турниры безнең районда да югары дәрәҗәдә үтте һәм иң оста уенчылар ачыкланды. Беренче урыннарны яулаган спортчыларыбыз- Шамилә Федорова, Фәния Айзәтуллова, Ханбик Камалов һәм Данир Шәрәфетдиноов 26 февральдә, Буа шәһәрендә узган зонара турнирның икенче этабында катнашты. Анда Иделаръягының алты муниципаль районыннан килгән иң яхшы шахматчылар һәм шашкачылар республика турнирына юллама алу өчен көрәштеләр. Әйтергә кирәк, башка еллардан аермалы буларак командабыз уеннарны бик уңышлы узды. Гомуми баллар буенча шахматчыларыбыз Буа спортчыларыннан аз гына калышып, икенче урынны яуладылар. Шашка буенча да тәтешлеләргә генә оттырып икенче баскычка урнаштык.

Шамилә Федорова зона турнирында иң көчле шахматчы булды, ә Ханбик Камалов өченче урынны алды. Шашка буенча Данир Шәрәфетдинов белән Фәния Айзәтуллова өченче урыннарны яуладылар. Спортчыларыбызны зур җиңүләре белән ихлас котлыйбыз, алдагы спорт чараларында да актив катнашып, матур уен күрсәтүләрен телибез. Зона турнирында беренче урынны яулаучылар 2 мартта Казан шәһәрендә узачак ярышларга юллама алдылар. Җиңүчеләргә Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсионерлар союзының региональ идарәсе, Татарстан Республикасының спорт һәм яшьләр эшләре буенча министрлыгы, ТР ның шахмат федерациясе тарафыннан кубоклар һәм Дипломнар тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахмат зонаара турнир чемпион шахмат