Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Безнекеләр финалда

8-9 ноябрь көннәрендә республиканың Кама Тамагы районында Татарстан беренчелегенә 1996-1997 елларда туган яшүсмерләр мини футбол буенча зона ярышларында катнаштылар.

Ярышларга Апас, Буа, Тәтеш, Кама Тамагы, Кайбыч һәм Чүпрәле районнарыннан командалар килгән иде. Безнең район данын балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче команда (тренер-укытучы Р.Сәлахов) яклады. Илнур Мөшәрәпов, Марсель Субаев, Алексей Одинцов, Илшат Алиуллов, Эмиль Җәлалов, Айрат Мәүҗитов, Фәнис Хәйруллин, Айзил Аюпов һәм Булат Гафуров кебек оста уенчыларыбыз Кама Тамагы командасын 4:2 һәм кайбычлыларны 10:0 исәбе белән отып, финалга чыктылар. Беренче урынны яулауга Буа командасының өмете зур иде. Чөнки алар елдагыча ук нәтиҗәле уен күрсәтеп, барлык көндәшләрен дә отып килделәр. Финалдагы уен, әлбәттә, киеренке булды. Шулай да безнең спортчыларыбыз һәр мөмкинлектән тулы файдаландылар һәм уен тәммамланганчы көндәшләр капкасына 4 туп керттеләр, буалылар исә 1 гол белән генә җавап кайтара алдылар. Хәзер Чүпрәле командасы 4-6 декабрь көннәрендә Болгар шәһәрендә үтәчәк ярышларда катнашачак. Анда алар үз зоналарында җиңү яулаган командалар белән очрашачаклар. -Егетләргә уңышлар телик,- ди районның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Николай Хрисанов.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: футбол игра