Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Безнекеләр 20нче баскычта

26-27 октябрь көннәрендә Казанның "Ак Барс" көрәш сараенда, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына милли көрәш буенча XVII республика шәхси-команда ярышлары узды.

Әлеге спорт ярышын министрлык авыл хуҗалыгында кырчылык елы тәмамлану хөрмәтенә оештыра. Анда быел ТР төбәкләреннән 57 команда һәм 371 көрәшче 60, 70, 80, 90, 100, 130 һәм аннан югарырак авырлык категориясендә бил алышты. Башка еллар белән чагыштырганда быел безнең район командасы да ярыйсы гына чыгыш ясады, ягъни республиканың Иделаръягы зонасына кергән районнар арасында югары нәтиҗәгә ирешеп гомумтурнирның егерменче баскычына күтәрелде. Җыелма команда составында район данын яклаган көрәшчеләрдән Ленар Садриев, Алмаз Хәернасов, Айназ Якупов, Альберт Мөшәрәпов, Рамил Айзәтуллов, Айрат Усманов һәм Рафаил Бәширов матур алымнар кулланып, берничә көндәшләрен келәмгә ектылар.

Реклама

-Көрәшчеләребезнең тагын да югарырак баскычка күтәрелергә мөмкинлекләре бар, спорт-спорт инде ул. Республика келәмендә танылган көрәш осталары белән бил алышу-үзе зур казаныш. Алдагы ел турнирына тагын да ныклабрак әзерләнергә туры киләчәк,-ди Кече Чынлы авылы яшьләрен көрәшкә өйрәтү тренеры Радик Низамов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш