Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Бакчада фестиваль

20 апрель көнне район үзәгендәге 1 номерлы "Кояшкай" балалар бакчасында "Uni-Чадо" фестиваленең ябылу бәйрәме үтте.

Әлеге чара 2013 елда Казан шәһәрендә үтәчәк Универсиаданы популярлаштыру максатында республика мәгариф министрлыгы тарафыннан игълан ителгән иде. Фестиваль бакчада 16 апрельдән 20 апрельгә кадәр дәвам итте. Чараның максаты- балаларны спорт төрләре белән шөгыльләнүгә тарту, аларны Универсиаданың логотибы белән таныштыру, патриотизм рухында Татарстан гражданы итеп тәрбияләү, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау иде.

Фестиваль кысаларында балалар белән "Нәрсә ул Универсиада?", "Ул кайда үтә?" темалары әңгәмәләр, урыннан озынлыкка сикерү, 10, 30 метр арага йөгерү кебек ярышлар, төрле спорт төрләре буенча эстафеталар, шашка-шахмат буенча ярышлар үткәрелгән. Фестивальнең ябылу тантанасында да балалар ике командага бүленеп, төрле спорт ярышларында көч сынаштылар.

Реклама

Олимпиаданың төп символы булган мәче баласы Юни (мәче баласы Юни ролендә Елена Нуретдинова уйнады) атна дәвамында балалар янәшәсендә булып, аларны үсендереп, уеннарга тартып, дәртләндереп торды. Әйтергә кирәк, тәрбияче Ләйсән Вәлиәхмәтова җитәкчелегендә үткәрелгән бәйрәм балаларның Универсиада турында белемле булуларын, спортны үз итүләрен күрсәтте.

P.S. Бакчада атна дәвамында үткәрелгән чаралар нигезендә төзелгән презентацияләр Казан шәһәренә, Фестивальне оештыру комитетына юлланачак, аннан соң алар www.kazan 2013.ru сайтына урнаштырылачак һәм интернет-тавыш бирү үткәреләчәк. Интернет-тавыш бирү 27 апрельдән (15.00 сәгатьтән) 14 майга (17.00 сәгатькә кадәр) кадәр үткәрелә. Биредә райондашларга мөрәҗәгать итеп, күрсәтелгән сәгатьләрдә һәм көннәрдә әлеге сайтка кереп, районыбыз данын яклаган 1 номерлы "Кояшкай" балалар бакчасы өчен тавыш бирә алуыгызны хәбәр итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Универсиада2013