Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Яман гадәткә урын юк

Уби урта мәктәбе базасында район мәктәп директорлары урынбасарлары һәм сыйныф җитәкчеләре катнашында "Гомумбелем бирү учреждениеләрендә сәламәтлекне саклау оешмасы" темасын яктырткан семинар булып үтте.

Семинарда катнашучылар дүрт төркемгә бүленеп, сыйныф сәгатьләрендә булдылар. 2 сыйныфта ул "Сәламәтлегебез үз кулларыбызда" (Н.Моисеева) 6 сыйныфта "Куркынычсыз интернет" (Н.Куракина) 9 сыйныфта "Тукта-СПИД. Һәркемгә кагыла!" (А,Ханбикова) темалары астында, ә 11 сыйныфта "Яман гадәтләргә-ЮК!" (М.Ярухина) дигән уен формасында үтте. Һәр сыйныф җитәкчесе үзенең югары һөнәрмәнд икәнлеген күрсәтә алды.

Семинарда катнашучылар игътибарына Әниләр көне уңаеннан музыкаль сәламләү тәкъдим ителде, аннан алар мәктәп музеенда булдылар. Район, авыл геройлары белән таныштылар. Әлеге мәгълүматларны аларга мәктәптәге край түгәрәгенә йөрүчеләр җиткерде.

Көн тәртибендә бу көнне "Сәламәт яшәү" ток-шоу программасы да каралган иде. Программаны алып баручылар авырулар, аларны булдырмау һәм аларга каршы көрәшү алымнары турында сөйләделәр.

Семинар барышында, шулай ук, район мәгариф бүлеге методисты Р. Мөдәрисова чыгышы тыңланды. 4 сыйныф җитәкчесе С. Хованская "Белем бирү өлкәсендә ВИЧ-инфекцияләрне беренчел профилактикалау" темасын яктыртты.

Чараны йомгаклап, Уби урта мәктәбендә сәламәтлекне саклау юнәлеше буенча нинди эшчәнлек алып барылуы хакында, максатлар, киләчәккә планнар хакында әйтелде.

Шулай итеп, семинар кунаклары бу көнне укучыларны сәламәт тәрбияләү юнәлеше буенча күп кенә бурычларны чишү юлларына җаваплар ала алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек