Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Яман шеш авырулары очраклары Иске Чүпрәле, Чуваш Чүпрәлесе, Кече Чынлы, Зур Чынлы авылларында еш күзәтелә

4 февраль көнне район мәдәният йортында район үзәк хастаханәсенең еллык эшенә йомгак ясау җыелышы үтте. Анда муниципаль район башлыгы Александр Шадриков, ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, Буа һәм Апас районнары үзәк хастаханәләре баш табиблары катнашты.

Бүгенге көндә районда 24686 кеше яши, шуларның 11822сен ир-егетләр (47,9%), 13392сен хатын-кызлар (52,1%) тәшкил итә. 2013 елда районда 391 кеше вафат булган, 188 бала туган. Туучылар саны уртача республика күрсәткеченнән түбән. 2013 елда 2012 елга караганда 21 балага азрак туган.

Халыкның үлү структурасында кан әйләнеше системасы (миокард инфаркты, тромбоэмболия, инсульт), яман шеш авырулары алдынгы урыннарны били. Яман шеш авырулары очраклары Иске Чүпрәле, Чуваш Чүпрәлесе, Кече Чынлы, Зур Чынлы авылларында еш күзәтелә. Ә менә туберкулез белән авыру очраклары 2012 ел белән чагыштырганда 67 процентка кимегән.

Халыкка бер үзәк, бер участок хастаханәсе, 38 фельдшерлык-акушерлык пункты медицина ярдәме күрсәтә. Районның дәвалау-профилактика учреждениесендә 31 табиб, 210 урта медицина хезмәткәре эшли. Хастаханәнең табиблар белән тәэмин ителеше 10 мең кешегә 12,6ны тәшкил итә. Шулай да районда беренчел звено, эндокринолог, кардиолог, инфекционист, фтизиатр, маммограф, функциональ диагностика табиблары җитешми.

Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Илмас Шиһабетдиновның чыгышында яңгыраган саннар һәм фактлар фотосессия белән ныгытылып барды. 2013 елда райондагы сәламәтлек саклау өлкәсен финанслауга 107 миллион 466 мең 300 сум күләмендә акча тотылган.

Үткән елда Матак һәм Түбән Чәке авылларында модульле ФАПлар төзелде. Шәйморза участок хастаханәсенә 5 миллион сумлык, 9 фельдшерлык пунктларына 100әр мең сумлык төзекләндерү эшләре башкарылган.

Реклама

Агымдагы елда Чуваш Бизнәсе авылында модульле ФАП, Иске Задур һәм Иске Уби авылларында ФАПларны төзекләндерү планга кертелгән. Иске Шәйморза участок хастаханәсенә һәм Борындык фельшерлык-акушерлык пунктына 2 миллион сумлык яңа җиһазлар кайтару планлаштырыла.

Җыелышта, шулай ук, район үзәк хастаханәсенә яшь белгечләрне кайтару проблемасы да күтәрелде. - Казан, Ульяновск һәм Чабаксар шәһәрләрендәге медицина вузларында төрле юнәлешләр буенча районнан 76 укучыбыз белем ала. Аларны районга кайтару юнәлешендә эшне дәвам итәргә кирәк. Аннан соң бүгенге көндә хастаханәдә шартлар шәһәр хастаханәләренә алыштыргысыз, хәтта кайберләре белән чагыштырганда яхшырак та әле диясем килә. Шуңа башка төбәкләрдән дә табиб-белгечләрне җәлеп итү өстендә дә эшләргә кирәк,-диде Александр Шадриков үз чыгышында.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов үзенең чыгышында район үзәк хастаханәсенең эшен анализлады һәм булган проблемаларга тукталып, аларны чишү юлларын ассызыклады. Ул, шулай ук, 2014 елда медицина өлкәсендә яшь белгечләргә дәүләт ярдәме мәсьәләләренә дә тукталды. Аннан соң сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары, күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан баш табибның икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары Надия Халитовага һәм балалар бүлеге шәфкать туташы Галина Ефимовага ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау Грамоталарын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек