Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Яшь чаңгычылар Татарстан Республикасы беренчелегенә ярышты

Шушы көнәрдә Яшел Үзән шәһәрендә 15- 16 яшьлек кызлар һәм яшүсмерләр Татарстан Республикасы беренчелегенә чаңгы ярышларында көч сынаштылар.

Яшь чаңгычыларыбызның район ярышы январь башларында үткән иде. Анда 60 якын спортчы төрле аралыкларда ярышып, иң яхшы нәтиҗә күрсәтергә тырышты. Чаңгычыларның җыелма командасын туплаганда да шушы ярыш күрсәткечләреннән чыгып иң яхшы спортчылар сайлап алынды. Әйтергә кирәк, спортның әлеге төре белән барлык мәктәпләрдә дә актив шөгыльләнәләр. Яңа Уби мәктәбендә чаңгы спорты аеруча популяр. -Кече яшьтән үк балаларны чаңгы шуарга, шушы спортка җылы караш тәрбияләүдә тренер Сергей Еремеевның тырышлыгы зур. Безнең мәктәптә ул ун елдан артык инде шушы вазифаны башкара, бик күп талантлы чаңгычылар әзерләде. Район данын республика күләмендә яклаучыларның да күбесе аның укучылары,- ди районның спорт мәктәбе директоры Николай Хрисанов. Чыннан да, биш кыз һәм биш яшүсмердән торган команданың җидесе шушы мәктәптән, С. Еремеев шәкерте. Яшүсмерләрдән Анатолий Макаров, Василий Спиридонов (Уби урта мәктәбе), Юрий Самандеев, Михаил Долгов һәм Дмиртрий Козлов ярышларның беренче көнендә- 10, ә кызлардан Юлия Фуражкина, Мария Ефимова, Елизавета Шевелева (Ал. Саплык), Наташа Павлова (Уби урта мәктәбе) һәм Татьяна Моисеева биш километрлы дистанциядә, икенче көнне егетләр биш, кызлар өч километрлы аралыкта ярыштылар. Республиканың 26 командасы арасында барлыгы 426 балл җыеп безнең чаңгычыларыбыз сигезенче булдылар. Безнең командадан иң яхшы нәтиҗәне Анатолий Макаров белән Юлия Фуражкина күрсәтте. I-III урыннарны Кукмара, Актаныш һәм Норлат спортчылары яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаңгы ярышы