Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Тартмау хәерлерәк

31 май-Тәмәкесез бер көн чарасы кысаларында наркоконтроль хезмәткәрләре тарафыннан әңгәмәләр, очрашулар оештырыла.

Мондый төр очрашуларны оештырыр өчен наркоконтроль хезмәткәрләренә ярдәмгә "SMS-балалар" проектында катнашучылар килә. Агымдагы елда әлеге уңайдан проектта катнашучылар белән "Тәмәкесез илем минем" темасы астында акцияләр үткәрелде.

ТР буенча наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе Яшел Үзән бүлегенең өлкән оперуполномоченные Светлана Крылова белдерүенчә, тәмәке дә шулай ук, наркотиклар сыман үзенә бәйлелекне тудыра, бер сүз белән әйткәндә, шундый ук билгеләргә ия дияргә була. Тәмәке тартуны, наркотиклар куллануга этәрүче баскыч, дип медицина белгечләре дә юкка әйтмиләр. Мониторинг үткәрүләрнең нәтиҗәсе күрсәткәнчә, 70 процент тәмәке тартучы яшүсмерләрнең үз гомерләрендә марихиуана татып караулары билгеле.

Әңгәмәләр, очрашулар барышында яшүсмерләр кибетләрдә тәмәкенең ирекле сатылу мәсьәләсен уртага салып сөйләштеләр. Чыннан да, сатучылар күп очракта товарны сату өчен генә тырышалар, хәтта тәмәкене тәкъдим иткәндә яшүсмерләрнең яшен дә сорап тормыйлар икән. Әлбәттә, илдә барган әлеге күренешләрне контрольга алып бетерү мөмкин түгел, иң кулае яшьләр арасында тәмәкегә карата тискәре фикерләр булдыру тора. Ә инде мондый төр профилактика чараларының беренчел мәсьәләсе булып, сәламәт яшәү рәвеше алып баруны пропагандалауга кайтып калырга тиеш. Әйтик, тәмәкегә караганда футбол тубы сатып алу күпкә отышлырак түгелме соң?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәмәке