Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Тартыргамы, тартмаскамы?..

Сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан тәмәкегә каршы көрәш яман шеш авыруын профилактикалауның бер алымы булуы билгеләнә.

Тәмәке тарту һәм яман шеш авыруы арасында бәйләнеш булуы күп илләрнең галимнәре тарафыннан расланды.

-Тәмәке тартуны ташлаучы кешенең организмында дезинтоксикация процессы башлана. Ягъни организм күп еллар тарафыннан анда тупланган табак токсиннарыннан арына һәм сәламәтләнә башлый. Тәмәке төтенендә составында 4000гә якын зарарлы матдә бар. Тәмәке төтөненең токсинлыгы автомобиль газлары токсиннарыннан 4,24 тапкырга артыграк. Бүгенге көндә 40ка якын авыруның сәбәпләрен тәмәке тарту нәтиҗәсендә организмда барлыкка килгән зыян белән бәйлиләр,-ди табиб-эпидемиолог ярдәмчесе Галина Егорова.

Белгечләр әйтүенчә, тәмәке тартуны ташлаган кешенең организмында уңай үзгәрешләр тиз күзәтелә башлый. Беренчедән, йөрәк тибеше ешлыгы, кан басымы югары булганнарның ул нормага килә башлый. Инфаркт булу куркынычы бермә-бер кими, кан әйләнеше яхшыра.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау сайты мәгълүматларына караганда, 30 яшькә кадәр тәмәке тартуны ташлаучы кешеләрнең гомер озынлыгы 10 елга, 40 яшькә кадәр ташлаучыларның 9 елга арта, 50 яшькә кадәр-6 елга, 60 яшькә кадәр-3 елга. Әгәр инде бер тапкыр инфаркт кичергән кеше тәмәке тартуын ташлаган икән, анарда икенче тапкыр инфаркт булу куркынычы 50 процентка кими диләр белгечләр.

Ә менә балалар янында тәмәке көйрәтү исә яшь буын өчен аеруча куркыныч тудыра икән. Янәшәдә тәмәке тартучыдан таралган төтен балаларда хәтта астма кебек респиратор авырулар да китереп чыгарырга сәләтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәмәке тартуга каршы көн