Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Суда йөзеп, уйнап, чумып тәнемә сихәт алам

Әлеге юллар безгә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның "Су анасы" әсәре аша таныш. Бер сүз белән әйткәндә, һәрберебез йөзү кебек спорт төре белән яхшы таныш. Җәен елга, күлләрдә, хәтта, диңгездә дә йөзеп, суга кереп карамаган кеше юктыр. Ә менә йөзүнең файдасы турында уйланучылар бармы икән?!

Йөзүнең сәламәтлек өчен файдасы хакында сөйләгәндә туктап та булмас иде. Башка спорт төрләре арасында йөзү аеруча өстенлекле урынны алып тора. Мөгаен, бу суның көндәлек тормышыбызда да мөһим роль уйнавына бәйледер.

Бер сүз белән әйткәндә, йөзү белән һәрдаим шөгыльләнгәндә, ул организмны ныгыта. Белгечләр фикеренчә, әгәр дә кеше суда тиешенчә суларга, үзен тотарга өйрәнсә, кыска гына вакыт эчендә йөзү барлык органнарның да дөрес эшләвен тәэмин итәчәк. Чөнки суда йөзгәндә дөрес сулау организмга күп күләмдә кислород килүне тәэмин итә, ә бу кан тамырлары системасының торышын яхшырта. Шулай итеп, йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш юллары ныгый. Суда йөзү умыртка баганасы, бронхиаль астма, остеохондроз һәм башка күп кенә авырулар белән авыручы кешеләр өчен дә бик файдалы. Гомумән, су элек-электән үк сихәт, дәва биргән һәм бу күп тапкырлар галимнәр тарафыннан да расланган.

Суда йөзү тән тиресен яшәртә, гәүдә сыгылмалылыгын арттыра, бер сүз белән әйткәндә, иммунитетны ныгыта. Шулай да суда коену билгеле бер кагыйдәләрне дөрес үтәүне сорый. Табиблар йөзгәндә кисәк кенә башны артка таба ташларга ярамаганлыгын, шулай ук, суга сикергәндә башны алга таба ияргә кирәклеген искәртәләр. Суда үзеңне иркен тотарга кирәк-бу мускулларның киеренкелеген киметәчәк һәм тәнгә рәхәтлек бирәчәк.

-Суга тукланган килеш керү тыела, бер дә булмаса, ашаганнан соң 1-2 сәгать вакыт үткәнен көтәргә кирәк. Моннан тыш, суга кергәндә җылымса душ аша коенып керү мәслихәт, бу тәннең суга яраклашуына ярдәм итәчәк,-ди райондагы "Акчарлак" йөзү бассейнындагы шәфкать туташы Гөлназ Хөснетдинова. -Билгеле, бассейннарда коенганда таләпләр куела һәм аларны үтәү сәламәтлекне кайгырту гына. Бассейнның күп халык туплана торган урын икәнлеген дә онытмыйча, яланаяк йөрүдән сакланырга кирәк. Бу, беренче чиратта, гөмбәчек авыруыннан саклану өчен башкарыла. Моннан тыш, гөмбәчеккә каршы крем сөртү дә уңай нәтиҗәләр бирәчәк. Йөзә белмәүчеләргә исә куркырга кирәкми, биредә тәҗрибәле инструкторлар бик теләп сезгә ярдәм итәчәкләр,-ди ул. Һәм йөзү ярдәмендә уңай нәтиҗәләргә ирешү өчен атнасына кимендә 3-4 тапкыр шөгыльләнү кирәклеген әйтә.

Табиблар күп кенә операция кичергән кешеләргә дә суга керергә киңәш итәләр. Кул-аяклар тартылган очракта да суга ятып торырга кушалар, бу авыртуны киметәчәк.

Күрәсез, суда йөзүнең файдалары санап бетергесез. Төз гәүдәле, яшь тәнле булып каласыгыз, авырулардан арынасыгыз килсә, суда йөзегез, җәмәгать. Моның өчен районыбызда барлык мөмкинлекләре дә булдырылган "Акчарлак" йөзү бассейны тора. Сәламәтлеген ныгытырга теләгәннәргә аның ишекләре һәрвакыт ачык!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев