Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Сөтне кайнатып кулланырга кирәк

2014 елның 1 маеннан таможня берләшмәсенең "Сөт һәм сөт продукциясенең куркынычсызлыгы турында"гы техник регламенты үз көченә керәчәк.

-Техник регламент нигезендә предприятиеләргә киләчәктә эшкәртүгә тапшырылучы кайнамаган сөткә, кайнамаган майсызландырылган сөткә һәм кайнамаган каймакка декларация кабул итү таләп ителми,-ди бу уңайдан ТР буенча "Россельхознадзор" идарәсенең чик буе ветеринария контроле бүлеге начальнигы урынбасары Р.Шәйдуллин.

Каядыр кулланышка озатылыр алдыннан кайнамаган сөт, кайнамаган, майсызландырылган сөт һәм кайнамаган каймак продукцияләренә ветеринария-санитария экспертизасы үткәрелергә тиеш.

Базарларда сөт һәм сөт продукциясен сатучы физик затлар кулланучыларга үзләре тәкъдим иткән продукцияләренең ветеринария-санитария өлкәсендә куркынычсыз булуы, продукцияне әзерләү датасы, әзерләү урыны (адресы) турында тулы мәгълүмат бирергә бурычлылар.

Реклама

Сатучы кулланучыга кайнамаган сөт продукциясе сатканда үз продукциясенә санитария-ветеринария экспертизасы үткәрелүен раслаучы тиешле документларны күрсәтергә һәм сөтне кайнатмыйча кулланырга ярамавы турында кисәтергә тиеш булачак.

Ә менә сөт продукцияләрен эшкәртүче май-сыр заводлары, предприятиеләре дәүләт теркәве үтәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сөт