Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Советлар Союзы Герое Семен Уганин призына билбау көрәше үтте

Якташыбыз, Матак авылында туып үскән һәм Бөек Ватан сугышындагы каһарманлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Семен Уганинның исемен мәңгеләштерү максатыннан, ел саен билбау көрәше буенча регионара турнир үткәрелә.

Быел да әлеге күчмә кубокны һәм призларны дәгъвалау өчен келәмгә 150 гә якын көрәшче чыкты. Быел аның унынчы мәртәбә үткәрелүен дә искәртү кирәктер. Турнирның юбилее уңаеннан кайтучы кунаклар да шактый иде. спортчылар һәм җанатарлар геройның батырлыгы хакында тулы мәгълүматлар алдылар. Урта мәктәп директоры һәм турнирның баш хөкемдары Виталий Мердеев әйтүенчә Матак авылы үзенең хәрби офицерлары белән дан тота. Бүгенге көндә генә дә әлеге төбәктән чыккан утызлап офицер РФ Кораллы Көчләре сафларында әлеге мактаулы һөнәрне үти. Генерал- лейтенант Валерий Кузнецов РФ Федераль иминлек хезмәтенең үзәк аппаратында эшли.

Район башлыгы Александр Шадриков, республика җитәкчелегендә эшләүче Валерий Кандилов һәм Шакир Ягудин, Чувашия Дәүләт Советы депутаты Н. Угаслов турнирны оештыручыларга Советлар Союзы герое Семен Уганинның исемен мәңгеләштерү белән бергә, үсеп килүче яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү һәм алмашка Ватанның лаеклы сакчыларын әзерләү эшен югары дәрәҗәдә дәвам итүләре өчен дә рәхмәт әйттеләр.

...Көрәш көн буена сузылды. Командалар арасында үткән елдагы кебек үк Матак спортчылары көчле булып чыкты. Икенче урынны Чувашиянең Яльчик һәм өченче урынны Чүпрәле районының Кече Чынлы командалары яулады. Әйтергә кирәк, турнирда актив катнашып Шланга, Яңа Элмәле, Алешкин- Саплык, Ульяновск өлкәсенең Иске Алгаш, Тимерчән, Чувашиянең Яңа Чабаксар, Цивильск һәм Яманчурино командалары матур көрәш алымнары күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш