Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Сәламәтлеккә ни җитми?

Агымдагы елның август аеннан ноябрь аена кадәр "Ак Барс-Мед" иминиятләштерү компаниясе тарафыннан аноним анкеталаштыру үткәрелде. Аның төп юнәлеше булып халыкка медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын яхшырту бурычы тора.

Анкеталаштыруның нәтиҗәләрен барлау, гомумән, сәламәтлек саклау өлкәсендә халыкка күрсәткән медицина хезмәтенең торышын уртага салып сөйләшү өчен "Түгәрәк өстәл" оештырылды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җалалов, район үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасарлары Илгизәр Хөснетдинов, Иосиф Кукушкин, "Ак Барс-Мед" иминиятләштерү компаниясенең Буа шәһәрендәге филиалы директоры Азат Аюпов, әйдәп баручы белгече Гөлназ Вәлиева, компаниянең райондагы филиалы вәкилләре Гүзәл Субаева, Фәридә Нуретдинова һәм бертөркем иминиятләштерелгән затлар катнашты.

Түгәрәк өстәл артында барган сөйләшүдә ихлас теләкләр дә, борчыган проблемалар да, шулай ук, рәхмәт сүзләре дә яңгырады.

Сүз башлыча, авыруларны бушлай дарулар белән тәэмин ителеш, табибларга кабул итүгә эләгү авырлыгы хакында барды. Кызганычка каршы, әлеге әйтелгән мәсьәләр буенча җәмәгатьчелек тарафыннан күп кенә ризасызлык тууы мәгълүм. Бу хакта баш табиб урынбасары Илгизәр Хөснетдинов түбәндәгеләрне аңлатты.

-Җәмгыятьтәге һәр тармак шикелле үк, сәламәтлек саклау хезмәтенең дә үз проблемалары бар. Бүген һәр авыруның башка берәр учреждениегә барып тикшеренү хокукы бар, ул диагнозын билгеләтә, күпчелек очракта бу шулай да. Әмма анда билгеләнгән дарулар безнең исемлектә булмаска мөмкин. Шуңа да ирексездән үк аларны сатып алырга тәкъдим итеп карыйсың, әлбәттә, бу күңелле күренеш түгел, әмма берни эшләп булмый. Аннан даруларның әйтик, исемлектә бар, әмма авыру шундый ук даруның чит илдә эшләнгәнен кулланырга теләк белдерә, әмма ул кыйммәтрәк һәм исемлектә дә юк. Бу очракта да югарыдагыча эш итәргә туры килә. Гадәттә, әлеге очраклар авыруның операциядән соң вакытына туры килә. Ә алар бездә шактый. Соңгы елларда гына йөрәккә операция ясату мөмкинлегеннән шактый кеше файдаланды. Әмма, әйткәнемчә, операциядән соңгы тернәкләнү барышы кыйммәтле, исемлектә булмаган дарулар хисабына бара, -диде ул.

Шулай да даруларның чекларын саклап калу һәм аны "Ак Барс-Мед" иминиятләштерү компаниясенә тапшырган очракта чыгымнарны кайтарып алу мөмкинлеге барлыгы да әйтеп үтелде биредә.

Анкеталаштыру нәтиҗә-ләреннән күренгәнчә, кешеләрне хастаханәдәге чиратлар мәсьәләсе дә борчый. Авыллардан юл чыгымнары тотып килгән авырулар көтеп-көтеп тә табибка эләгә алмый китәләр. Әлеге мөрәҗәгатьне дә урынлы, дип тапты баш табиб урынбасары.

-Бу өлкәдә дә кызганычка каршы, проблемалар күп, әмма алар хәл ителмәслек түгел,-диде ул. -Бүгенге көндә чиратларның булуы, табибка эләгә алмауның сәбәбе булып, белгечләрнең җитешмәве тора. Шул ук бер табиб кабул итүдә дә, каядыр семинарда да, билгеләнгән план буенча авыл җирлегендә дә булырга тиеш. Дөрес, агымдагы елда эшкә алты табиб кайтты, әмма бу гына аз.

Реклама

Әлеге хакта мәсьәләгә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов та ачыклык кертеп, район үзәк хастаханәсенә белгечләр кайтару максатыннан күп төрле эшләр башкарылуын әйтеп үтте. Бу уңайдан медицина учреждениеләрен тәмамлаган белгечләрне беренче елларда (элеккеге шикелле) юлламалар биреп эшкә җибәрү турында закон проекты әзерләнәчәк, дип белдерде. -Әмма бүген беркемне дә, үз ризалыгыннан башка, эшкә урнаштыру мөмкин түгел.

Тиздән хәлләр чиратлар мәсьәләсендә дә уңай якка үзгәрер кебек. Бүген республикада хастаханәләрне автоматлаштыру буенча максатчан эш алып барыла. Махсус программа нигезендә тиздән интернет аша табибка кабул итүгә язылу мөмкинлеге туачак.

Илгизәр Хөснетдинов белдерүенчә, кызганычка каршы, бүгенге көндә авыл җирендәге ФАПларда да эшләргә белгечләр җитми. Ә бу исә, янә дә шул сәламәтлек саклау өлкәсендәге медицина хезмәте күрсәтүенең нәтиҗәлелеген түбәнәйтә.

-Кайтырга теләге булганнар өчен бар мөмкинлекләр тудырылган, фатирлар бирелә, тик белгечләр каланы салага алмаштырырга теләк кенә белдерми,-дип ассызыклады район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов.

Күрәсез, проблемалар җитәрлек һәм алар берьяклы гына түгел. Шулай да менә мондый түгәрәк өстәл артында сөйләшеп проблемаларны барлау һәр як өчен дә файдага, дигән фикер белдерелде ул көнне.

-"Ак Барс-Мед" иминиятләштерү компанияләре вәкилләре тарафыннан киләчәктә дә хастаханәләрдә анкеталаштырулар үткәрү каралган һәм бу эш дәвам итәчәк. Шулай итеп, җәмәгатьчелек белән ике арадагы аңлашылмаучанлыкларга юл куелмас дип ышанасы килә,- диде чара ахырында Азат Аюпов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: түгәрәк өстәл

2
X