Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Сәламәтлегебез үзебезгә дә бәйле

1948 елның 7 апрелендә Бөтендөнья сәламәтлек саклау ассамблеясы сессиясендә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының уставы кабул ителә. Һәм шул сәбәпле 7 апрель Бөтендөнья сәламәтлек көне буларак билгеләп үтелә башлый.

Бөтендөнья сәламәтлек көне һәр ел саен медицина өлкәсендә күзәтелүче иң актуаль проблемаларга багышлана. Мәсәлән, 2003 елда әлеге көн "Сәламәтлек- ул хәрәкәт" лозунгасы астында үтсә, 2008 елда ул "Сәламәтлекне климатик үзгәрешләрдән саклыйк" темасын үз эченә алган иде.

"Халыкның сәламәтлеге торышы авыруларның, физик кимчелекләрнең булу-булмавы белән түгел, ә кешенең физик, рухи һәм социаль имин булуы белән билгеләнә",-дип раслыйлар Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасына нигез салучылар.

-Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы барлыкка килгәннән бирле элек елларда үтә дә куркыныч булган күп кенә авыруларны җиңүгә ирешелде, пенициллин, инсулин һәм антибиотиклар булдырылды, яңа вакциналар уйлап табылды, санитария һәм гигиена чаралары камилләште, чәчәк авыруы җиңелде. Әлеге уңышларга ирешү максатчан юнәлешле халыкара хезмәттәшлектән башка мөмкин булмас иде,-ди бу уңайдан табиб-эпидемиолог ярдәмчесе Галина Егорова.

Әмма бүгенге көндә дә әле кешелекне куркыныч авырулар һәрдаим сагалап торалар. Аларны исә бердәм көрәшкәндә генә җиңәргә мөмкин, ди белгечләр. Кеше сәламәтлегенә күп кенә факторлар да тәэсир итә. Боларга һаваның экологик пычрак булуы да, һавадагы озон катлавының җимерелүе дә, азык аша төрле авыруларның таралуы да керә. Шул ук вакытта кешеләрнең тәртипсез тормыш рәвеше алып барулары ВИЧ, СПИД кебек куркыныч авыруларның киң таралуына китерде. Меңләгән кеше сыйфатсыз алкогольле эчемлекләр кулланудан, тәмәке тартудан барлыкка килгән авырулардан кырыла. Әйтергә кирәк, өлкән яшьтәгеләр түгел, ә нәкъ менә яшьләр сыйфатсыз, суррогат аракы эчеп агуланып үләләр (эшсезлек, акчасызлык, суррогатларның чын аракыдан күпкә очсызрак булуы моңа сәбәп дияр идем мин). Ә менә сәламәтлегебез күп очракларда безнең үзебезгә, нинди юл сайлап, нинди тормыш алып баруыбызга бәйле булуы турында күпләр уйламыйлардыр да. Югыйсә, уйланырга күптән вакыт кебек. Сәламәт әти-әнидән генә сәламәт бала туачак дип күптән кисәтә киләләр безне белгечләр. Ә балаларыбызның безнең киләчәгебез икәнлеген дә онытмасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек көне