Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Сәламәт яшәү өчен

Ул көнне 90 номерлы һөнәри училищеның актлар залы сәламәтлек саклауга, чисталыкка-пөхтәлеккә, бозык гадәтләргә каршы көрәшкә кагылышлы лозунг-транспарантлар белән, бәйрәмчә итеп бизәлгән иде.

Сәламәт яшәү рәвеше булдыруга юнәлтелгән иң яхшы мәдәни-информацион чараны ачыклау максатында Татарстандагы башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре арасындагы республика конкурсының зона этабы әнә шулай башланып китте. "Сәламәтлек театры" коллективларының үзара бәйгесе формасында оештырылган бу бәйрәмдә Апас аграр колледжы, Кайбычтагы 135 номерлы һөнәри училище һәм, әлбәттә, хуҗалар - 90 номерлы һөнәри училищеның театраль төркемнәре көч сынашты. Жюриның бердәм фикеренчә, һәр коллектив ярышка ныклы әзерлек белән килгән, алар тарафыннан куелган темага карата гыйбрәтле, шул ук вакытта юмор-сатирага бай булган кыска спектакльләр күрсәтелде. Үз рольләрен аеруча оста итеп башкарган 90 номерлы һөнәри училище укучылары Кристина Укина, Катя һәм Лена Козловалар, Лена Цыфаркина, Стас Искендеров, Наташа Анисимова, Алевтина Аббязова, ди-джей Динарт Усманов тамашачыларның һәм кунакларның көчле алкышларына лаек булдылар. Әлеге чараны оештыру һәм үткәрүгә училище укытучысы Алена Мердеева күп көч куйды, ә учреждение дирекциясе бәйрәмне оешкан төстә, килгән кунакларның күңелләренә хуш килерлек итеп уздыру өчен бөтен шартларны да тудырган иде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек