Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Сәламәт булу–әйбәт

Газетабызның алдагы саннарында район үзәк китапханәсендә "Сәламәт булу-әйбәт" республика плакатлар конкурсы үтүе хакында язган идек инде. Әлеге конкурс 2 ноябрьгә кадәр дәвам итте.

Конкурста 14-25 яшькә кадәр яшьләр катнашты. Чараның максаты булып, сәламәт яшәүне пропагандалау тора. Район китапханәләренең актив төстә чараны оештырулары сәбәпле, конкурс катнашучыларга бай һәм эчтәлекле булды. Әйтергә кирәк, чарада яшьләр дә, үзләре дә бик актив катнаштылар.

Шулай итеп, иң әйбәт эшләрдән Регина Җамалтдинова (КФУ студенты), Айнур Яфизов (1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе), Ксения Волкова (Уби урта мәктәбе), Василий Павлов (студент), Регина Фәхретдинова (Иске Кәкерле урта мәктәбе), Рәмзия Идрисова (Шланга урта мәктәбе), Кристина Мишанкина (Матак урта мәктәбе), Полина Васина (Борындык), Марина Калистратова (Городище), Язгөл Миначева (Яңа Кәкерле) иҗат иткән плакатлар табылды. Әлеге эшләр республика күләмендә үтүче финал этабына җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: плакатлар конкурсы