Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Сәйфихан Нәфиев кубогы- Кече Чынлы көрәшчеләрендә

Татарстан Республикасының элеккеге прокуроры Сәйфихан Нәфиев кубогына милли көрәш буенча турнир үткәрелде. Ике көнгә сузылган ярышларда сигез командадан ике йөзгә якын көрәшче бил алышты.

Турнирның финал өлешендә Татарстан Республикасының Премьер- министры Илдар Халиков, Россия Федерациясенең Генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев, Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфиков, ТР Конституция суды рәисе Виктор Демидов, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Александр Шадриков, эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча уполномоченный Тимур Нагуманов, ТРның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, ТРның Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин, республика прокуратурасы хезмәткәрләре һәм ветераннары, Сәйфихан Нәфиевның гаиләсе һәм дуслары катнашты. Спортчыларны һәм җанатарларны тәбрикләү сүзе белән Татарстан Республикасының Премьер- министры Илдар Халиков чыкты. Ул көнне район спорт мәктәбе залы аерым бәйрәмчә төсмер алган иде. Стенага Сәйфихан Хәбибулловичның зур фоторәсеме куелган. Катгый, таләпчән карашы белән ул көрәшчеләрнең алымнарын күзәтеп, үзенең кайбер киңәшләрен дә әйтә сыман. Әйе, якташыбыз атказанган мактаулы юрист булуы белән бергә, спортны да көндәлек юлдашы итте. Милли көрәш ярышларында катнашып, урыннар яулады, район сабан туе батыры булды. Бу хакта, район башлыгы Александр Шадриков та үзенең чыгышында искәртеп узды. -Аның тормыш юлы һәм эшчәнлеге барлык буыннар өчен дә үрнәк. Район халкы үзенең шундый уллары белән урынлы горурлана. Аны хөрмәтләп искә алу чарасында катнашучыларга ихлас рәхмәтләремне җиткерәм, келәмгә чыгучы спортчыларга матур алымнар күрсәтеп җиңү яулауларын телим,- диде Александр Валерьевич. Дәрәҗәле кунаклар да әлеге бәйрәмне елдан- ел күркәмрәк оештырганнары өчен район җитәкчеләренә рәхмәт әйттеләр. Үз үлчәү авырлыкларында Кече Чынлыдан- Фаил Низамов, Әлфис Айзәтуллин, Даниф Сөләйманов, Наил Низамов, Айдар Мохтаров, техникумнан- Динар Низамов һәм Илгиз Садретдинов, Матактан- Станислав Воробьев, Иске Кәкерледән- Ранис Фәткуллин, Марс урта мәктәбеннән Фаил Бахтиев һәм Раил Камалов беренче урыннарны яуладылар. Призлы урыннар яулаган көрәшчеләрнең һәркайсын кунаклар бүләкләде. Ә менә Татарстанның грек- рим көрәше буенча федерация президенты, көрәш буенча спорт остасы һәм дүрт мәртәбә республика чемпионы булган, бер мәртәбә Россия күләмендәге келәмдә батыр калган Әгъзам Гобәйдуллин 50 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында җиңү яулаган авылдашына, Иске Кәкерле авылы егете Ранис Фәткуллинга федерациянең истәлек бүләген тапшырды. Командалар арасында беренче урынны Кече Чынлы авылы көрәшчеләре яулады. Бу аларның әлеге турнирда рәттән икенче җиңүе иде. Сәйфихан Нәфиев исемендәге күчмә кубокны аларга Татарстан Республикасы прокуроры илдус нәфиков тапшырды. Икенче урынны техникум командасы яуласа, өченче урынны бертигез баллар нәтиҗәсе белән ике команда- Марс һәм Иске Кәкерле урта мәктәпләре яулады. Турнирда Наил Исхаков (баш судья), Николай Хрисанов, Ирек Мөшәрәпов һәм Фәрит Мифтахов хөкемдарлык иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәйфихан Нәфиев кубогына көрәш ярышлары