Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

“Россия чаңгы юллары- 2012”

19 февраль көнне Чүпрәле район халкы чаңгы ярышы стартына басты. Ил күләмендә ул үткән атнада уздырылды, әмма районыбыз җитәкчелеге һава температурасының артык та түбән булуын исәпкә алып, аны кичектереп торырга карар кылды.

"Россия чаңгы юллары" дип аталган чараның башы1982 елга барып тоташа. Ә менә соңгы алты елда районда аның кысаларында В. Алиуллов призына ярышу күркәм традициягә әйләнде.

-Вагиз Сибгатуллович районда танылган шәхес иде. Уңган, булган җитәкчедән тыш райондашларыбыз аны бик оста спортчы буларак та яхшы беләләр. Яшь вакыттан ук җиңел атлетика белән шөгыльләнеп республикакүләм ярышларда зур җиңүләр яулый, хәрби хезмәт срогын үткәндә СССРның спорт мастерына кандидат нормасын үти. Бүген бирегә аны хөрмәт иткән туганнары, авылдашлары, дуслары, элеккеге хезмәттәшләре килгән,- диде ярышларны ачып район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов. Вагиз Сибгатулловичның район прокуроры ярдәмчесе булып эшләүче улы Руслан да: "Әтине хөрмәт итеп мәйданга килүчеләргә ихлас рәхмәт, һәркайсыгызга тормышта да, спортта да уңышлар гына телим",- диде.

Чыннан да, ул көнне чаңгыга басучылар күп булды. Алар арасында 6 яшьтән алып 64 яшькә чаклы райондашларыбыз бар иде. 90 номерлы һөнәри училищеда эшләүче Дилүзә һәм Әсәдулла Аббазовлар гаиләләре белән үк килгәннәр. Моңарчы гомерендә бер генә мәртәбә дә чаңгыга басып карамаган табиб Раджеш Кумар да үзенә зур ачыш ясады. Һиндстаннан чаклы килеп район үзәк хастаханәсендә хирург- травмотолог булып эшләүче Раджешның чаңгыда беренче адымнар ясавын күпләр кызыгып күзәтте.

-Россиягә килгәнче ак кар турында ишетеп кенә белә идем, бездә бит тропик климат, әле генә отпускамда Һиндстанга кайтып килдек, кояш кыздыра, эсселек 35 градустан да артып китә,- ди ул. Саф һавада кайнар азык, чәй белән сыйлануың гына да ни тора? Районның гадәттән тыш хәлләр службасы хезмәткәрләре үзләренең "кыр ашханәсе"н алып килгәннәр. Училище пешекчеләре халыкны кайнар азык белән дә тәэмин иттеләр. -Ул көнне район буенча 600 дән артык кеше стартка басты. Елдагыча, белем бирү учреждениеләре, оешмалардан 90 номерлы һөнәри училище, район хакимияте, үзәк хастаханә, эчке эшләр бүлеге, гадәттән тыш хәлләр хезмәте һәм район пенсия фонды идарәләре, ветераннар советы аеруча активлык күрсәтте,-ди спорт комитеты башлыгы Фәрит Әхмәтов. Ярышларга йомгак ясагач җиңүчеләр дә ачыкланды. Яшь категорияләре буенча 1 һәм 3 урыннарны яулаучыларга Айрат Фиркатович белән Руслан Вагизович кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт