Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Район үзәк хастаханәсендә түләүсез медицина тикшерүе узарга мөмкин

Россия Федерациясенең Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан 2012 елның декабрендә кабул ителгән 1006 номерлы карары нигезендә, 18 яшьтән өлкәнрәк россиялеләргә түләүсез медицина тикшерүе каралган. Тикшеренүләр һәр өч ел саен башкарыла.

Агымдагы елда әлеге карар нигезендә түләүсез медицина тикшерүенә 1992, 1989, 1983, 1980, 1977, 1974, 1971, 1968, 1965, 1962, 1959, 1956, 1953, 1950, 1947, 1944, 1941, 1938, 1935, 1932, 1929, 1926, 1923, 1920, 1917, 1914 елларда туучылар хокуклы.

-Өлкән яшьтәгеләрне тикшерү, яки диспансерлаштыру дип әйтәбез, 2013 елның май аенда ук башланды. План буенча, агымдагы елда район үзәк хастаханәсе районда яшәүче 2500 кешегә сәламәтлек паспорты тапшырачак. Тикшеренүләр ике этапта үтә,-ди безгә поликлиника мөдире Айнура Аттокур.

Диспансерлаштыруның беренче этабы ике тапкыр табибта булудан тора. Иң беренче эш итеп, пациент район үзәк хастаханәсенең поликлиника бүлегендә беренче каттагы 21 кабинетка юллама белән барырга тиеш. Биредә тикшерелүче кеше анкетадагы 43 сорауга җавап тутыра. Шәфкать туташлары участок кабинетларында пациентның буен, авырлыгын үлчиләр һәм гәүдәнең күләм индексын исәпләп чыгаралар. Шулай ук, кан басымы үлчәнә, ЭКГ, башка төрле тикшерүләр уздырыла, анализлар тикшерүгә җибәрелә.

-Әлбәттә, тикшерүләр яшь аермасына карап төрлечә вакытны алырга мөмкин. Әйтик, 3 сәгатьтән алып 6 сәгатькә кадәр, шулай ук, бу пациентның сәламәтлегенә дә бәйле,-ди Айнура Аттокур. -Участок табибына бер атнадан соң пациент икенче тапкыр килә. Бу вакытта диспансерлаштыруның нәтиҗәләре чыгарыла. Шуннан чыгып, пациентка икенче этапны үтү-үтмәү кирәклеге билгеләнә.

Реклама

Район үзәк хастаханәсендә түләүсез медицина тикшерүе узуга һәр көнне 45 кә якын кеше булыр, дип көтелә. Тикшерү алып барыр өчен белгечләрдә барлык медицина җиһазлары бар.

Кызганыч, җәмгыятебездә, сәламәтлеккә булган "йомшак" караш яшәп килә. Табибларга без теге яки бу җиребез тулысынча "китереп тотканда" гына киләбез. Әлеге тикшеренү менә дигән мөмкинлек, үзе түләүсез дә. Аннан, һичшиксез, файдаланып калырга кирәк, минемчә. Табиблар һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, сораулары булучылар 2-24-45 телефоны буенча шалтыратып белешмә ала алалар,- ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев