Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Медицина тикшерүе узганда чүпрәлеләр 1-1,5 сәгатен кан тапшыру бүлегендә чират торып үткәрә

Мәҗбүри медицина иминияте системасы буенча иминиятләнүче гражданнар белән "түгәрәк өстәл" артында очрашып, фикер алышу районда инде традициягә әйләнде дисәм дә ялгышмам. Аның чираттагысы 18 декабрь көнне район үзәк хастаханәсендә үтте.

"Түгәрәк өстәл" артында очрашуда "Ак Барс-Мед" иминият компаниясенең Чүпрәле районындагы вәкиллеге директоры Айрат Хәсәнов, район башлыгының коррупциягә каршы эшчәнлек буенча ярдәмчесе Евгений Быков, ТР "Ак Барс-Мед" иминият компаниясенең Буа шәһәрендәге мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды филиалының әйдәп баручы белгечләре Гөлназ Вәлиева һәм Гүзәлия Калинина, Чүпрәле районындагы мәҗбүри медицина иминияте вәкиллеге белгече Гөлшат Мифтахетдинова, һәм бертөркем иминиятләнүче гражданнар катнашты.

Очрашуда катнашучылар алдында чыгыш ясап, район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Илгизәр Хөснетдинов, хастаханәнең регламент буенча тиешле медицина аппаратуралары белән тиешенчә җиһазлануын, әкренләп табиблар белән дә тулылана баруын, тик офтальмолог, фтизиатр, эндокринолог белгечлекләре буенча табиблар булмау мәсьәләсенең бүгенге көндә дә ачык килеш кала бирүен ассызыклады.

-Офтальмолог- табибларны хастаханәгә җәлеп итү кыен. Әлеге белгечлекләр буенча укып чыккан табиблар шәһәрдә калуны кулайрак күрәләр, чөнки анда алар, район хастаханәләре белән чагыштырганда, хезмәт хакын да күбрәк алалар. Бу проблеманы аена бер тапкыр Казан, Чабаксар шәһәрләреннән килүче табиблар ярдәмендә чишәргә тырышабыз. Төрле уку йортлары белән дә элемтәдә торабыз,-ди Илгизәр Хөснетдинов.

Аннан соң ул очрашуда катнашучы иминиятләнгән гражданнарның күпсанлы сорауларына җавап бирде.

Иминиятләнүче гражданнарны, нигездә, хастаханәдә канны анализга тапшыру бүлегендә, массаж ясау кабинетларына, регистратурада чиратларның күплеге борчый. Чыннан да, хастаханәгә медицина тикшерүе үтәргә килсәң, төшке аш вакыты җиткәнен сизми дә каласың, аның 1-1,5 сәгате кан тапшыру бүлегендә чират торып үтә. Баш табиб урынбасары әлеге проблеманы медицина өлкәсенә дә кагылган оптимизация нәтиҗәсендә эш урыннары кыскару белән бәйләп аңлатты. Медицина тикшерүе белешмәләре бәяләре дә агымдагы елда шактый арткан (элек елларда бер белешмә 200 сумнар тирәсе торса, бүген ул 950 сумны тәшкил итә икән), монысы да безнең район хастахәсенә генә кагылмый икән, башка район хастахәнәләрендә дә әлеге төр түләү бәяләре арткан.

Шул ук вакытта медицина өлкәсендә яңалык- стационар яки амбулатор учреждениедә дәваланган һәр пациентка да дәвалау тәмамланганнан соң кирәкле медицина документациясе һәм хастаханәдә авыру чорына бирелгән больничный лист белән бер үк вакытта дәвалау вакытында аңа тотылган медицина хезмәтенең бәясе язылган белешмә дә бирелә башлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район үзәк хастаханәсе медицина тикшерүе түгәрәк өстәл