Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Район командасы чаңгы ярышларында уңышлы чыгыш ясады

7-9 февраль көннәрендә Яшел Үзән шәһәренең "Маяк" спорт базасында мәктәп укучылары арасында спортның чаңгы төре буенча республика ярышлары булды.

"Татарстанның өмете" ("Надежда Татарстана") чаңгы ярышлары спортның халыкара классы мастеры Евгений Белов призына һәр ел саен үткәрелеп килә. Ярышларда республика буенча 26 команда, шул исәптән, шәһәр мәктәпләреннән -9, авыл районнарыннан 17 команда катнашты. Әлеге ярышларда безнең районнан тренерлар Михаил Чернов һәм Сергей Еремеев җитәкчелегендә 2000-2001 һәм 2002 елларда туган укучылар: Яңа Уби авылыннан Виктор Дергунов, Алексей Максимов, Михаил Акмуков, Ангелина Ятманова, Ангелина Матросова, Надежда Ильина, Анастасия Маркова, Уби авылыннан Артем Чернов, Алексей Трофимов һәм Алешкин-Саплык авылыннан Нина Скворцова катнашты.

Авыл командалары арасында безнең район командасы уңышлы чыгыш ясап, 8нче урынны яулауга иреште. Артем Чернов исә шәхси зачетта 6нчы урынга лаек булды.

Чаңгы буенча республика ярышларында уңышлы чыгыш ясаган яшь спортчыларыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар юлдаш булуын телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаңгы ярышы