Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Район башлыгы призына һәм Илдар Хәлиулловның якты истәлегенә багышланган хоккей турниры үткәрелде

Соңгы елларда районда спортны үстерү буенча күп эшләр башкарыла, төрле турнирлар, ярышлар еш үткәрелеп килә. 25 январь көнне район үзәгендә алкалы хоккей буенча муниципаль район башлыгы призына һәм Илдар Хәлиулловның якты истәлегенә багышланган традицион турнир үткәрелү дә моңа бер дәлил булып тора.

Иртәнге сәгатьләрдән үк район үзәгендә яңгыраган музыка спортны сөючеләрне, җанатарларны хоккей мәйданчыгына чакырды. Ул көнне көн бик салкын булуга да карамастан, хоккей мәйданчыгы шау-гөр килеп торды. Әйтергә кирәк, райондашларыбыз спортның хоккей төрен аеруча үз итәләр. Моның шулай булуын хоккей мәйданчыгына җыелган тамашачыларның күплеге раслый. Олылар да, кечеләр дә ул көнне чүпрәлелеләр өчен җан атты. Аннан соң хоккей мәйданчыгы янында җылы чишенү-киенү бүлмәләренең булуы да салкыннан курыкмыйча рәхәтләнеп уенны тамаша кылырга мөмкинлек бирде.

Турнирны район башлыгы Александр Шадриков ачып, муниципаль район башлыгы призына һәм Илдар Хәлиуллов истәлегенә багышланган чараның инде традициягә керүен әйтеп, спортчыларга җиңүләр, командаларга уңышлар теләде. - Турнирда иң көчле команда җиңүен телим,-диде ул. Аннан соң Илдар Хәлиулловның улы Тимурга истәлек бүләге тапшырды.

Ниһаять, тантаналы мизгел якынлашты. Бозга беренчеләрдән булып Чүпрәле һәм Кама Тамагы районнарының җыелма командалары чыкты. Александр Шадриков шайбаны хоккей мәйданчыгы уртасына ташлаганнан соң, уен башланды. Әйтергә кирәк, уенның беренче минутларыннан ук өстенлекне үз кулларына алырга омтылган спортчыларыбыз уңышлы чыгыш ясап, Кама Тамагы уенчыларын 3:2 исәбенә җиңүгә ирештеләр. Аннан соң боз мәйданчыгында Кама Тамагы һәм Тәтеш командалары уйнадылар. Кама Тамагы районының җыелма командасы тәтешлеләрне 4:2 исәбе белән отты. Өченче уенда исә чүпрәлелеләр тәтешлеләр белән очрашып, аларны 4:1 исәбе белән отып, үзләренең көчлелекләрен тагын бер тапкыр расладылар.

Уен нәтиҗәләре буенча, Чүпрәле - I, Кама Тамагы - II, Тәтеш командасы III урыннарны яуладылар. I, II, III урыннарны яулаган командалар призлар белән бүләкләнделәр. I урынны яулаган Чүпрәле командасы кубокка, командалар тиешле дәрәҗәдәге Дипломнарга ия булдылар.

Рөстәм Абдулхаков (Бөтенсоюз категориясендәге судья):

-Командаларның хәзерлеген яхшы билгесенә бәялим. Чүпрәле командасының уены ошады, көчле спортчылар дияр идем. Әлбәттә, быелгы кыш спортчыларга тулысынча әзерләнеп бетәргә мөмкинлек бирмәде. Чын кыш январь ае башында гына башланды бит. Бу, әлбәттә, спортчыларга тренировкаларны күпләп ясау мөмкинлеген киметте. Элек елларда да миңа Чүпрәледә үткән турнирларда хөкемдар буларак еш катнашырга туры килә иде. Гомумән әйткәндә, районда спортны үз итәләр, хакимият тарафыннан ярдәм булуы да сизелә. Спортчыларга киләчәктә дә уңышлар гына телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей турниры