Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Район стартка чыкты

Советлар Союзында беренче мәртәбә физкультурачылар көне 1939 елның 18 июлендә үткәрелә. Ул вакытта аны Бөтенсоюз физкультурачылар көне дип атаганнар. 1980 елның 1 октябреннән башлап СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә Россиядә аны һәр елны август аеның икенче шимбәсендә үткәрү гамәлгә керә.

Соңгы елларда спорт чаралары үткәрүгә игътибар нык артты. Язгы, көзге кросслар дисеңме, футбол, волейбол, хоккеймы - һәр чара райондашларыбызның актив катнашында уза. Физкультурачылар көнендә дә меңгә якын райондашыбыз стартка басты.

Район үзәгендәге оешма һәм предприятие командалары, җитәкчеләре белән, 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең спорт мәйданына җыелды. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов мәйданга килүчеләрне Физкультурачылар көне белән ихлас котлады һәм сүзне муниципаль район башлыгы Тимур Нагумановка бирде.

-Быелгы Физкультурачылар көне Лондондагы Олимпия уеннары үтә торган вакытка туры килүе белән дә истәлекле, бу көннәрдә барыбызның да игътибары шунда юнәлгән. Спортны без җанатарлар кебек кенә түгел, ә сәламәт яшәү рәвеше дип кабул итәргә тиешбез. Хәзер районда физкультура белән шөгыльләнү өчен шарт-лар яхшыра, мөмкинлекләр арта бара. Тиздән бөтен уңайлыклары булган йөзү бассейнын файдалануга тапшырачакбыз,-диде район башлыгы һәм стартка басучыларның һәркайсына нәтиҗәле күрсәткечләргә ирешүләрен теләде.

Спорт бәйрәме командаларның 4х100 катнаш эстафетада ярышулары белән башланып китте. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы барыннан да җитез булып чыкты һәм беренче урынны да алар яулады. Икенче һәм өченче урыннарны Гадәттән тыш хәлләр службасы һәм мәйдан хуҗалары - 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе спортчылары (икенче рәсем) бүлештеләр. 90 номерлы һөнәри училище, эчке эшләр бүлеге, электр челтәре һәм 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе командалары да ярышларга зур әзерлек белән килгәннәр иде.

Җитәкчеләр арасындагы 100 метрлы дистанциядә район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Илмир Измайлов иң яхшы күрсәткечкә ирешеп, беренче урынны яулады, "Фламинго" җитәкчесе Альберт Низамов һәм эчке эшләр бүлеге начальнигы ярдәмчесе Рамил Җәббаров икенче һәм өченче призлы урынга лаек булдылар. Ярышлар ахырында җиңүчеләр бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт