Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Призлы икенче урын

Шушы көннәрдә Чувашия Республикасының Яльчик районында И. В. Павлов истәлегенә багышлап, дүртенче мәртәбә регионара "Патриот" дип аталган бил көрәше буенча турнир үткәрелде.

Шунысы игътибарга лаек, әлеге турнир елдан-ел популярлаша бара. Быел анда Чабаксар, Яңа Чабаксар, Батыр, Чүпрәле районыннан Зур Аксу, Матак, Яңа Элмәле һәм келәм хуҗалары-Яльчик районыннан ике команда катнашты. Кубоклар өчен 1995-1998 һәм 1999-2002 елларда туган 100 гә якын спортчы 30, 34, 38, 42, 46, 50, 55 килограммлы үлчәү авырлыкларында бил алыштылар. Әйтергә кирәк, быел якташларыбыз башка еллар белән чагыштырганда шактый ук дәрәҗәдә уңышлы чыгыш ясадылар. Иң җиңел үлчәү авырлыгында, мәсәлән, Матак авылыннан Николай Чукмарев-беренче, Зур Аксудан Снежана Исаева-икенче һәм Матак авылы спортчысы Станислав Воробьев өченче урыннарны яуладылар. Келәмгә башка үлчәү категорияләрендә чыккан Василий Сундеров, Дмитрий Сусликов, Сергей Селянов (өчесе дә Зур Аксу авылыннан), Николай Еремеев, Алексей Кашкоров, Сергей Млеев (яңаэлмәлелеләр), Павел Ермолаев (Матак), Александр Еремеев (Яңа Элмәле), Вячеслав Ефрейторов (Матак), Алексей Шингарев (Матак) һәм Михаил Ефрейторов (Матак) та турнир призларының хуҗасы булдылар. Районыбыз җыелма командасының баш тренеры Петр Иванович Рафиков яшь көрәшчеләрнең чыгышларыннан канәгатьлек белдерә.

-Гомум баллар буенча Чувашия Республикасының Яльчик районы командасы беренче урынны яулады, Татарстанның Чүпрәле районы һәм Яңа Чабаксар көрәшчеләре икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр. Әлеге турнирда катнашуыбызны һәм барлык чыгымнар мәсьәләсен хәл иткәннәре өчен Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Алексей Сарафановка, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Марс Хәлиулловка һәм 2 нче номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе директоры Илһам Баһаветдиновка спортчылар исеменнән ихлас рәхмәтләребезне әйтәбез,- ди баш тренер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: турнир