Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Чүпрәле өлкәннәре XXII кышкы Олимпиадага карата үткәрелгән чаңгы ярышларында катнаштылар

Үзләренең бар гомерләрен хезмәткә багышлап, хәзерге вакытта лаеклы ялда булучы ветеран- пенсионерларыбызның бүгенге көндә дә актив һәм сәламәт тормыш рәвеше алып барулары, район тормышы эчендә "кайнаулары", район, республика күләмендә үткәрелгән төрле мәдәни, спорт чараларында бик теләп катнашулары куандыра.

Район пенсионерлары XXII кышкы Олимпиадага карата үткәрелгән чаңгы ярышларында да актив катнаштылар һәм уңышлы чыгыш ясадылар. Әлеге ярышларның беренче этабы 9 февральдә район территориясендә үтсә, 20 февральдә икенче этапта җиңүчеләр республика ярышларында катнаштылар. Ул Яшел Үзән шәһәренең "Маяк" спорт комплексында үтте. Биредә районнан Җәүдәт Мөдәррисов һәм Галина Матросова уңышлы чыгыш ясап, беренче унбишлеккә керделәр.

-Әгәр ярышларда республиканың 44 районыннан 50 спортчы ветеран-хатын-кыз һәм 53 ветеран ир-егет катнашуын исәпкә алсак, бу бик әйбәт күрсәткеч. Спорт сөюче ветеран-пенсионерларыбызга исәнлек-саулык, киләчәктә дә уңышлар телим. Безнең сафларыбыз киләсе елларда тагын да яңа чаңгычылар белән тулыласын иде,-ди Дамир Алимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаңгы ярышы