Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Олимпия сәламы белән

19 декабрь көнне 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында район мәктәпләрендә инде традициягә әйләнгән "Сәламәтлек театры" конкурсының муниципаль этабы үтте.

Биредә башлап мәктәп буенча, аннан кустларда җиңү яулаган 1 номерлы Иске Чүпрәле, Иске Шәйморза, Хорновар-Шигали, Иске Ишле, Городище, Марс, 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәпләренең сәламәтлек театрлары катнашты.

Чараны район мәгариф бүлеге белгече Резидә Мөдәррисова ачып, конкурсның район күләмендә инде бишенче тапкыр үткәрелүен ассызыклап, укучыларга уңышлар теләде.

Командалар бәйгедә җирәбә буенча чыгыш ясадылар. Һәр мәктәптән катнашучылар 2013 елда Казан шәһәрендә үтәчәк Универсиада һәм 2014 елда Сочида булачак Олимпиада темаларына багышланган, бер-берсен кабатламас, оригиналь программалары белән чыгыш ясадылар. Һәр команда үз чыгышында "Бездән Олимпия сәламе" девизы астында сәламәт тормыш рәвешен пропагандалады. Чыгышларда спорт, олимпия уеннарының тарихын ачып бирү дә зур урын алган иде. Мәртәбәле жюри исә чыгышларда актерларның сәхнә осталыгын, театрның эчтәлегенең актуальлеген, театраль күренешләрдә әти-әниләрнең катнашуын, чыгышларның сайлап алынган жанрларга туры килүен, идеянең оригинальлеген, күренешләрдә музыкаль бизәлешне дә исәпкә алды. Һәр команданың да чыгышы үзенчәлекле иде. Әлбәттә, шуңа да баллар куйганда жюрига җиңел булмады. Әмма бәйге булгач аның җиңүчесе дә булырга тиеш. Ярыш нәтиҗәләре буенча Хорновар-Шигали урта мәктәбе-3нче, Иске Шәйморза 2нче урыннарны бүлештеләр. 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе 1нче урынны яулап, Казан шәһәрендә үтәчәк республика бәйгесендә катнашуга юллама алды. Бәйгедә конкурстан тыш катнашуына карамастан, 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең сәламәтлек театрының бик матур һәм үзенчәлекле чыгыш ясавын һәм чыгышларының конкурс критерийларына туры килүен дә әйтергә кирәк. Бәйге ахырында җиңүчеләр һәм актив катнашучылар Грамоталарга һәм бүләкләргә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек театры