Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Николай Бултыков истәлегенә ярышлар

Түбән Чәке авыл җирлеге базасында бишенче тапкыр Николай Бултыковның якты истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары булып үтте.

Быел әлеге ярышларда катнашучылар, башка еллар белән чагыштырганда, шактый күп иде. Чувашия һәм Ульяновск өлкәләреннән дә чаңгычылар килде.

Традиция буенча ярыш урта мәктәпнең спорт залында, митинг белән башланды. Николай Бултыков райондашларыбызга физкультура, хәрби әзерлек укытучысы һәм мәктәп директоры буларак яхшы таныш.

-Николай Бултыков һәрвакыт сәламәт яшәү рәвеше алып баручы, аны пропагандалаучы шәхес буларак күңелләребездә саклана. Аның бар гомере балалар белән эшләүгә, аларда патриотик рух тәрбияләүгә багышланды. Николай Павловичның якты истәлеге аның принципиаль, намуслы булу кебек сыйфатларына кайтып кала. Бүген аны искә алып, яшь буында дәвамчыларын күрәбез,-диде район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Шадриков.

Реклама

Чарага килгән Николай Павловичның тормыш иптәше Зоя Михайловна да аны онытмауларына рәхмәт җиткерде.

Ярышларга иганәчелек күрсәтүче "Корсар" компаниясе төркеме президенты А.Шиһабетдинов һәм атакай Олег Волков адресына да бу көнне җылы сүзләр әйтелде.

Ярышлар 12 яшькәчә балаларның старты белән башланды һәм иң олы чаңгычы 73 яшьлек Л.Албутов белән тәмамланды. Чарада кайнар чәй һәм гадәттән тыш хәлләр служба көче белән әзерләнгән кыр кухнясы тәкъдим ителде. Җиңүчеләргә бүләкләрне район хакимиятеннән Алексей Сарафанов, Николай Павловичның кызы Сильвия һәм тормыш иптәше Зоя Михайловна тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаңгы ярышы