Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Николай Федорович үзе дә көрәш ярата

Якташыбыз, Чабаксар шәһәрендәге "ТУС" ябык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Н.Ф.Угаслов призларына үткәрелгән билбау көрәше буенча VI регионара ачык турнирда быел 150гә якын көрәшче катнашты.

Әйтергә кирәк, әлеге турнирның офыклары елдан-ел киңәя бара. Беренче елларда ул район күләмендә генә үтсә, хәзер анда Идел буе төбәкләре спортчылары да бик теләп бил алыша башладылар. Үткән елда Татарстан, Ульяновск һәм Чувашия Республикалары әлеге призлар өчен дәгъва кылсалар, быел спорт залы келәмнәрендә Самара өлкәсеннән дә килгән көрәшчеләрне күрергә мөмкин иде. Димәк, алдагы елларда аның географиясе тагын да зураячагына шик юк. Шушы кадәр зур спорт чаралары оештыручы, туган авылына, районга күп ярдәм күрсәтеп якташларының ихтирамын яулаган Н.Угаслов кем соң ул? Алай гына да түгел, бүген Николай Федоровичны Татарстан һәм Чувашия Республикаларында да яхшы беләләр, ихтирам итәләр. Тумышы белән ул районыбызның Городище авылыннан. Үзенең хезмәт юлын 1970 елда Чабаксар шәһәрендәге СУ-4 "Спецстроймеханизация" идарәсендә ташчы буларак башлый. 1971 елда Чабаксардагы төзелеш техникумын тәмамлагач, Саранск шәһәрендә торак төзү комбинатында мастер, Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач, Чабаксардагы 102 номерлы төзелеш-монтаж идарәсендә гади монтажниктан башлап начальник дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә, торак төзү комбинатында проектлар буенча баш инженер булып эшли, 1981 елда И.Н.Ульянов исемендәге Чуваш дәүләт университетын "Сәнәгать һәм гражданнар төзелеше" белгечлеге буенча тәмамлый. 1992 елдан башлап "ТУС" ябык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры. ЧР Дәүләт Советында сәяси икътисад, агросәнәгать комплексы һәм экология буенча комитет әгъзасы, "ЧРның атказанган төзүчесе", И.Н.Ульянов исемендәге Чуваш дәүләт университетының Мактаулы фән докторы, "Милли дан" хәйрия фондының "Алтын йолдыз даны" ордены, "Татарстан һәм Чувашия Республикаларының атказанган мәдәният хезмәткәре", дигән мактаулы исемнәре һәм күп сандагы Диплом, медальләре бар. Европа, Азия һәм Америка илләрендә еш була, Италия, АКШ, Япония, Мисыр, Финляндия, Вьетнам, Таиланд, Филиппин, Әрмән, Белоруссия, Грузия, Латвия һәм Украинадагы коллегалары белән эшлекле сөйләшүләр алып бара. Ул җитәкчелек иткән оешма Чабаксарда торак һәм социаль-культура юнәлешендәге объектлар төзи. Үткән елда гына аның тырышлыгы белән Городище авылы халкы заманча проект белән төзелгән чиркәүле булды, авыл урамнары төзекләндерелде, балалар өчен хоккей мәйданчыгы булдырылды. Әлеге кайтуында да Николай Федорович авылдагы урта мәктәп бинасына төзекләндерү үткәрәчәген вәгъдә итте.

...Иртәнге унберләр тирәсе. Район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Александр Шадриковны һәм мәртәбәле кунак Николай Угасловны укытучылар һәм укучылар мәктәп ишек алдыннан ук җылы каршы алдылар. Көрәш турниры буласы спорт залында да алдан ук ныклы әзерлек күрелгән. Көрәшчеләр парадыннан соң залда республика гимны яңгырый һәм әләм күтәрелде. Александр Валерьевич спортчыларны һәм тамашачыларны әлеге спорт бәйрәме уңаеннан ихлас котлый, келәмгә чыгучы һәр көрәшчегә уңышлар теләде. Аннан соң ул Николай Федоровичның район өчен куйган хезмәтләрен югары бәяләп, рәхмәт сүзләрен әйтте, туган көне уңаеннан истәлек бүләге тапшырды. Городище авылы җирлеге башлыгы Сергей Салифанов та шундый якташлар булуы белән чиксез горурлануын һәм һәрдаим ярдәме өчен авылдашлары исеменнән рәхмәт белдерде. -Без бала чакта үзебез дә спортны яратып үстек, барлык авыл балаларына хас футбол, волейбол уйнарга ярата идек. Ә балачак көрәшсез буламы инде ул?!- ди Николай Федорович. Әлеге залга көрәш келәмнәре кайтарып бирүе дә аның яшь буын нык, акыллы булып үссен, дигән максатны күздә тота.

Ул көнне көрәш кичкә кадәр дәвам итте. 12 яшьлек малайлар башлаган көрәш акрынлап зурларга күчте. Үз үлчәү авырлыкларындагы батырлар ачыкланды. Турнирның баш хөкемдары Виталий Мердеев һәм баш секретаре Петр Рафиков һәр ике келәмдә дә гадел көрәшүне тәэмин иттеләр. Үз авырлыклары арасында Александр Яруков (Городище), Николай Тяхин (Матак), Леонид Петров (Чувашия, Цивильск), Рәсим Әбделханов (Татар Бизнәсе), Владислав Мокшин (Городище), Фәнис Тимербулатов (Татар Бизнәсе), Сергей Чемуков (Иске Алгаш), Александр Марцев (Самара), Эдуард Авданов (Тимечән), Павел Ермолаев (Матак), Артем Разинов (Тимерчән), Михаил Ефрейторов (Матак), Алексей Шингарев (Матак), Антон Трифонов (Тимерчән), Юрий Мугин (Городище), Вячеслав Ефрейторов (Матак) һәм Динар Мөхәммәтҗанов (Шланга) беренче урыннарны яуладылар. Командалар арасында Матак-беренче, Городище-икенче, Тимерчән өченче булды. Һәр үлчәү авырлыгында җиңүчеләр барланды, аларга дипломнар һәм истәлек өчен кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Ә кичен авыл мәдәният йортында Николай Угаслов чакыруы буенча Чабаксарның эстрада артистлары концерт куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев