Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Николай Бултыков истәлегенә

Авылдашыбыз һәм хезмәттәшебез Николай Бултыков истәлегенә менә быел өченче ел рәттән чаңгы ярышлары оештырыла.

Кайбер авылдашларыбыз анда бөтен гаиләсе белән актив катнаша. Владимир Солдатов гаиләсе шундыйлардан. Биш километрлы дистанциядә яшүсмерләрдән Артур Урлов-беренче, Денис Волков-икенче һәм Алексей Кузьмин өченче урыннарны яуладылар. Кызлар арасындагы 3 километрлы арада Алена Кадушкина, Анастасия Иванова һәм Ксения Токмаковага тиңнәр булмады. Малайлар арасында 5 километрлы дистанциядә Алексей Козлов, Юлиан Нятюнов һәм Артем Иванов иң җитез булдылар. 6-7 сыйныфта укучы кызлар арасында Диана Мердюкова, Василиса Шишкина һәм Екатерина Токмакова иң яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. Җиңүчеләр кыйммәтле призлар һәм дипломнар белән бүләкләнде.

Хәзерге вакытта мәктәбебездә оборона-масса эшләре айлыгы дәвам итә. Аның барышында шулай ук төрле спорт чаралары, "Аҗаган" хәрби-спорт уены, күңелле стартлар, "әти, әни һәм мин" дип аталган мавыктыргыч уеннар оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт