Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Нык куллыларга җиңү елмая

Үткән шимбә көнне, район мәдәният йорты сәхнәсендә армрестлинг (кул көрәштерү) буенча 15-16 яшьлек кызлар һәм яшүсмерләр арасында район чемпионаты үткәрелде. Анда районыбызның 100 дән артык спортчысы унбиш үлчәү авырлыгында көч сынашты.

Армрестлинг-- спортта бергә-бер көрәшүнең иң тыныч төрләреннән санала. Аның өчен махсус биналар һәм жиһазлар да кирәкми. Әлеге спорт белән борын- борын заманнарда ук шөгыльләнгәннәр. Әмма СССР да ул 1990 нче еллар башында гына спортның бер төре буларак кабул ителгән. Бүгенге көндә армрестлинг киң таралган спорт төрләренең берсе. Аның буенча дөнья чемпионатлары да үткәрелә. Безнең районда да аның белән шөгыльләнүчеләр күп. Сабан туйлары һәм башка бәйрәм чаралары кул көрәштерү спортыннан башка узмый да диярлек. Моннан берничә ел элек, әлеге спорт төре буенча үткәрелгән район ярышларында без аларны күргән идек инде. Хәтта, кайбер спортчыларыбыз республика ярышларында катнашып, призлы урыннар яулауга да иреште.--Әлеге ярышларда барлык мәктәпләр дә диярлек актив катнашты. Шланга, Алешкин-Саплык, Марс һәм Кече Чынлы урта мәктәпләрен аеруча ассызыклыйсым килә,- ди муниципаль район Башкарма комитетының спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлеге начальнигы Фәрит Ахметов. Гомуми нәтиҗәләр буенча, кызлар командасы арасында Шланга, 1 һәм 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәпләре 1-3 урыннарны яуладылар. Яшүсмерләр командалары арасында 1номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе спортчыларына тиңнәр булмады. Икенче һәм өченче урыннарны 2 номерлы Иске Чүпрәле һәм Иске Кәкерле урта мәктәпләре бүлеште. Кызлардан- Регина Сибгатуллина (1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе), Лилия Низамова (Шланга), Алсу Әмирханова һәм Зөһрә Хәйруллина (2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе), Энҗе Вәлиева (Иске Кәкерле), Лидия Артемьева (Алешкин-Саплык) һәм Айсылу Гафурова; яшүсмерләрдән-Илнур Сабитов (Марс), Радик Ахметов (1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе), Дамир Мөдәрисов (Марс), Илмас Арсланов (Иске Кәкерле), Фәнис Слахетдинов (1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе), Илгиз Садретдинов һәм Ранис Әзмуханов (Иске Кәкерле), Фәнис Хәйруллин (2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе) шәхси беренчелекне алдылар. Призлы урыннарны яулаучы спортчыларга спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлек башлыгы Фәрит Исламетдинович истәлек бүләкләре тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: армспорт