Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Мини-футбол буенча ярыш

Күптән түгел Яңа Элмәле урта мәктәбе базасында мини-футбол буенча ярыш булды.

Биредә Яңа Элмәле, Матак, Чуваш Чүпрәлесе һәм Городище урта мәктәпләреннән егетләр һәм кызлар командалары катнашты. Һәр команда да алты уенчыдан торды (капкачыны да исәпкә алып). Ир-егетләр командалары арасыннан Чуваш Чүпрәле командасы - өченче, Матак- икенче, Яңа Элмәле беренче урынны яулады. Кызлар командалары арасында исә Матак- өченче, Городище- икенче, Яңа Элмәле командасы беренче урынга лаек дип табылды. Алексей Лянкин, Саша Мискин, Николай Карсаков, Андрей Кудрявцев, Василий Симуллин, Юлия Мискина, Лида Казакова, Екатерина Карсакова, Ольга Алякина, Ольга Захарова (Яңа Элмәле командасыннан), Алексей Кудрявцев, Влада Аръяхова (Чуваш Чүпрәлесе), Алексей Шингарев, Николай Фадеев (Матак), Александр Айметов һәм Алина Большакова (Городище) иң яхшы уенчылар дип табылдылар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт