Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Медицина полисларын алмаштырыргамы?

Казандагы һәм республикадан читтәге дәвалау учреждениеләренә гамәлдәге медицина полислары буенча кабул итмиләр дип ишеттем. Бу дөресме икән? Иске полисны яңасына алмаштырыргамы һәм моны кайчан башкарырга кирәк?

Рауза Абдуллина, Иске Чүпрәле.

Әлеге сорауга Татарстан Республикасы мәҗбүри медицина иминиятләштерү территориаль фондының Буа филиалы директоры Илсур Гарипов җавап бирә:

-Иске үрнәктәге полисларны беркем дә юкка чыгармады. Алар буенча 2014 елның 1 январена кадәр дә, аннан соң да Россия Федерациясе территориясендә тулы күләмдә түләүсез медицина ярдәме алырга була. 2011 елның 1 маена кадәр бирелгән медицина иминиятләштерү полислары тора-бара эзлекле рәвештә яңаларына алмаштырылачак. Тик бу хакта халыкка алдан хәбәр ителәчәк. Әйткәнемчә, әлегә сезнең кулдагы полислар гамәлдә һәм бу нисбәттән борчылырга кирәкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина полислар