Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Чуваш алфавитына нигез салучы Иван Яковлев хөрмәтенә легкоатлетик йөгерү

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан бөек чуваш мәгрифәтчесе, чуваш алфавитына нигез салучы Иван Яковлев, шулай ук, "Хыпар" чуваш газетасына нигез салучы Николай Никольский хөрмәтенә легкоатлетик йөгерү үткәрелде.

Чара үзенең башлангычын Иван Яковлевның туган җире-Тәтеш районы Кошки-Яңа Тимбаево авылыннан алып, безнең Чүпрәле районы территориясе аша да үтте. Иң элек алар Иске Шәйморза, Кече Чынлы авыл җирлекләре аша үтеп, Убига килделәр. Биредә авыл халкы белән очрашып, митинг үткәрделәр. Аннан йөгерү маршруты район үзәгенә таба дәвам итте. Актив спортчыларны биредә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов каршы алды. Ул аларны район үзәгендәге Дан аллеясы белән таныштырып, район геройлары, алдынгы шәхесләре турында сөйләде. Чарада катнашучылар мәңгелек утка һәм Социалистик Хезмәт Герое Петр Дементьев һәм якташыбыз, шагыйрь Зәки Нури бюстларына чәчәкләр бәйләме куйдылар. Очрашу район музеенда җылы әңгәмә артында дәвам итте.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәт яшәү рәвеше