Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Күңелле мизгелләр кочагында

Тигез асфальт юл безне куе урман эченә алып керә. Ике якта соргылт болытларга кадәр үрелгән нәфис буйлы усаклар, сылу ак каеннар килгән кунакларга сәлам биргәндәй талгын җилдә салмак кына тирбәлеп, башларын ияләр.

Уң якта зур күл. Гадәттә, аның суын үтә дә чиста һәм бик салкын диләр. Дамбага килеп җитәрәк бала-чаганың шатлыклы авазы җәйге урманга тагын да җанлылык өсти. Спорт һәм яшьләр эшләре буенча район комитеты җитәкчесе Фәрит Әхмәтов һәм мәгариф бүлегенең җаваплы хезмәткәре, лагерь эшчәнлеге буенча куратор Резеда Мөдәррисова белән "Акчарлак" лагеры территориясенә үтәбез. Безне шунда ук полиция хезмәткәре Герман Дубанов каршы ала. Монда теләсә кем ирекле кереп йөри алмый, чөнки ял итүчеләрнең иминлеге тулысынча тәэмин ителгән. Тагын шунысы куанычлы, мондагы жиһанның үзенә генә хас кабатланмас гүзәллеге, һавасының сафлыгы һәр кешене әкияти сихри дөньяга алып керә сыман.Гомумән, районыбыздагы табигатьнең иң гүзәл почмагы шушы дисәк тә, ялгыш булмас. Балаларның җәйге ялларын файдалы оештыру максатынннан төзелгән әлеге лагерьга быел 48 ел тулды. Элек аны "Пионер лагеры" дип атыйлар иде. Замана кыенлыкларына да карамастан, ул үзенең эшчәнлеген һәр елны уңышлы гына дәвам итте, җәйге каникуллар вакытында районыбыз балаларының ашкынып торган, иң яраткан ял итү урынына әверелде. Бүген биредә спорт уеннары буенча зур чаралар уздыру каралган икән. Шуңа да аңа хәзерлек эшләре берничә көн алдан, төгәл график нигезендә алып барылган. Ә шушындый күңелле чаралар, конкурслар, кичәләр монда бер-берсен алмаштырып кына торалар. Аларны оештыручы-педагог Миләүшә Мөкәддәсова үзе дә тынгысыз, олы җанлы кеше. Бу вазифаны аның кебек берәү дә оештыра алмас күк. Элек елларда педагог-оештыручы булган Илгизә Хафизованы быел лагерь җитәкчесе итеп куйганнар. Вожатыйлардан Светлана Матюшина, Елена Горбунова, Алена һәм Алиса Ефимовалар балаларның икенче әниләре урынында.

-Балаларның ялы ике сменада оештырылды, 15 июньнән 2 нче июльгә кадәр беренче смена эшләде, ә 5 нче июльдән 23 июльгә кадәр икенче смена эшләячәк. Балалар ялының һәр сәгатен файдалы үткәрү өчен төгәл программа төзедек. Биналарыбыз бик үк яңа булмаса да, ял итүне тиешле дәрәҗәдә оештыру өчен мөмкинлекләр җитәрлек,- ди лагерь башлыгы Илгизә Илгизәровна. -Сәламәтлек көненә багышлап әле яңа гына "Наркотикларга юк дип әйт!" кичәсен үткәрдек. Анда бөтен балалар да актив катнашты. Туклануга килгәндә, балаларны тәүлеккә биш мәртәбә ашатабыз, рацион витаминнарга һәм аксымнарга баетылган азыклар белән тулыландырылган. Билгеле инде, яшелчәләргә күбрәк өстенлек бирәбез. Пе-шекчеләребездән Әнисә Шиһапова, Ләйсән Хаярова, кухня хезмәткәрләре Елена Цыфаркина һәм Виктория Костюкиевич бик тырышлар, балаларыбыз шулай исән-имин ял итсәләр, безгә дә куаныч бит ул,- дип сүзгә кушыла шәфкать туташы Зөлфия Сираҗева.

Ә без килгән көнне балалар Олимпия көне үткәрделәр. Әлеге көн Олимпия принципларын яклаучыларны һәм алга табан да аның әһәмиятлелеген аңлап аны ныгытуга өлеш кертергә тырышучыларны берләштерә. Спорт комитеты башлыгы Фәрит Әхмәтов ял итүчеләр алдында чыгыш ясап, Олимпия көнен үткәрү программасы белән таныштырды. Әй, ярыштылар да соң ул көнне балалар, нәкъ сабан туендагыча-приз-лар өчен көрәштеләр. Җиңүчеләргә Россия Олимпия комитеты башкарма директорының Дипломнары тапшырылды.

-26 июль көнне Буа шәһәрендәге "Арктика" боз сараена һәм "Дельфин" бассейнына экскурсиягә барачакбыз,- ди мәгариф бүлегенең җаваплы хезмәткәре Резеда Мөдәррисова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балалар җәе2012